17 июнь 2021 яңалыклары
-
Балтачта тарихта беренче мәртәбә тәүлеклек сөт савымын 300 тоннага җиткерделәр
«Терлекчелек комплекслары хезмәткәрләренең тырыш хезмәте сөт җитештерүдә югары генетик потенциалы булган ана терлекләр санын арттырырга мөмкинлек бирде», — ди Марат Җәббаров.
-
18 июньгә һава торышы
18 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төньяк-көнбатыштан, төньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә 7. 12˚, көндез 19. 24˚ градус.
-
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда яшәүче татарлар белән очрашты
Үзбәкстанда 300 меңгә якын татар яши – бу республика халкының бер проценты тирәсе.
-
Сыерларны конкурска әзерлиләр
Татарстанның иң яхшы хуҗалыкларының терлекчеләре «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсенә әзерләнәләр. Күргәзмә кысаларында беренче тапкыр нәселле терлекләр конкурсы узачак, анда халыкара дәрәҗәдә аккредитацияләнгән судьялар голштин-фриз токымлы иң яхшы сыерларны билгеләячәкләр.
-
Яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясе тәкъдир ителде
Бүген Саба муниципаль районының яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясе яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Садыйков Ринат Наил улы һәм район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында тәкъдир ителде.
-
Юлда велосипедчы имгәнде
Җәйге каникулда балалар катнашында аварияләрнең артуы күзәтелә. Өченчекөн 15 сәгать 35 минутта Тимершык-Олы Шыңар юлында “ВАЗ” машинасын йөртүче Балтач районының 1998 елгы кешесе Р., тиешле дистанция сакламавы сәбәпле, велосипедта баручыга килеп бәрелде. Нәтиҗәдә баш мие селкенгән IX сыйныф укучысы “Ашыгыч ярдәм” машинасында хастаханәгә озатылды. ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре, юл читләрендә җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр артуын исәпкә алып, транспорт хуҗаларына кагыйдәләрне үтәүгә аеруча сак карарга кирәклеге турында искәртә.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ЛФК дәресләре
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы Гараева А.М. тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә. Әлеге күнегүләр ярдәмендә гомум физик һәм психик хәл яхшыра, мускулларның, буыннарның, сеңерләрнең, кан тамырларының, капилляр һәм нерв күзәнәкләрнең нормальләшүе күзәтелә.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #27/ "Ф" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Роспотребнадзор: Татарстанда коронавирустан мәҗбүри вакцинация кертелми
Республикада Covid-19дан вакцинация профилактик прививкалар календаре буенча, иреклелек принцибын үтәп, эпидемиологик күрсәткечләр буенча уза.
-
Республика газеталары Татарстан халыкларының туган телләрендә махсус кушымта чыгара
Беренче чыгарылыш мариларның традицион «Семык» бәйрәменә багышланган, ул 19 июньдә узачак.
-
Кырымда бер көндә ай ярымлык норма яңгыр яуган
Кырымның кынчыгышында көчле яңгырлар яуган. Керчь һәм аңа якын булган районнарда бер көндә ай ярымлык норма яңгыр яуган. Бу хакта җирле Гидрометеорология үзәге хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
-
Татарстаннан 90нан артык сыер “иң яхшы” исемен алу өчен ярышачаклар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, 1 июльдән 3 июльгә кадәр Татарстан Республикасында «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Күргәзмә кысаларында беренче тапкыр нәселле терлекләр конкурсы узачак, анда халыкара дәрәҗәдә аккредитацияләнгән судьялар Голштин токымлы иң яхшы сыерларны билгеләячәкләр.
-
Нәзарәт халык арасында наркоманиягә каршы дәгъват алып бара
Түгәрәк өстәл материаллары Татарстан Республикасы районнары имамнарына киләчәктә һөнәри эшчәнлекләрендә профилактик эш күнекмәләрен булдыру өчен хезмәт итәчәк.
-
Газетага арзан бәядән язылыгыз
Хөрмәтле укучыларыбыз! 17 июнь 2021 елның икенче яртысы өчен “САБА ТАҢНАРЫ” газетасына ташлама белән – 695 сум 16 тиенгә язылып булачак. Индексы – П9274. Кемнәр язылырга өлгермәгән әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга чакырабыз. Шулай ук газета коллективы үткәрәчәк призлар уйнатуда катнашу өчен, “Саба таңнары”на язылганлыкка квитанцияләрне редакциягә җибәрергә дә онытмагыз. “Саба таңнары”на тугры сабалылар булып калыйк.
-
"Без алкоголь һәм наркотикларга каршы!" дигән әңгәмә-сөйләшү үткәрелде
16нчы июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында "Без алкоголь һәм наркотикларга каршы!" дигән исем астында әңгәмә-сөйләшү үткәрелде. Монда яшәүчеләргә дөрес яшәү рәвешен алып баруның файдасы турында гына түгел, ә наркотик, алкоголь һәм тәмәке тартуның зыяны турында да сөйләнелде. Әңгәмәне тематик сораулар һәм җаваплар ярдәмендә шәфкать туташы Хәсбиева Гөлназ үткәрде. Әңгәмәнең төп максаты-зарарлы гадәтләрдән башка сәламәтлекне ничек саклап калу һәм ныгыту турында күзаллауны формалаштыру.