Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәзарәт халык арасында наркоманиягә каршы дәгъват алып бара

Түгәрәк өстәл материаллары Татарстан Республикасы районнары имамнарына киләчәктә һөнәри эшчәнлекләрендә профилактик эш күнекмәләрен булдыру өчен хезмәт итәчәк.

Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы структурасы вәкилләре белән бергәлектә яшьләр арасында психикага начар йогынты ясый торган матдәләрне куллануны кисәтү темасына видеоконференция рәвешендә түгәрәк өстәл уздырды.

Фикер алышуда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш һәм дәгъват бүлекләре җитәкчесе Айгөл Биктимирова, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең тоткыннар белән эшләү буенча дәгъват бүлеге белгече Марсель хәзрәт Мингалиев, Нәзарәтнең дәгъват бүлеге белгече, «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев һәм башкалар катнашты. Түгәрәк өстәл утырышын Нәзарәтнең дәгъват бүлеге баш белгече Марат Сәлахов алып барды.

Очрашуда катнашучыларны Айгөл ханым Биктимирова сәламләде, онлайн-конференциянең төп темасы белән таныштырып, аның җәмгыятьтә бик мөһим урын алып торуын билгеләп үтте.

«Ислам дине тарафыннан наркотик матдәләр куллану катгый рәвештә тыелган. Дин белгечләре бу мәсьәләне өйрәнәләр, халык арасында аңлату эшләре алып баралар. Без ашыгыч заманда яшибез, без бу афәттән саклану өчен сабырлыкны туплап, гыйлем алырга тиешбез. Тиз арада канәгатьләнү, ләззәт алу яисә авырудан котылырга теләвебез наркоманиягә бәйлелек китереп чыгарырга мөмкин. Бу афәткә якын бармас өчен без яшьләребез белән дөрес итеп эш алып барырга тиешбез», — диде.

Аннары үз компетенцияләре кысаларында түгәрәк өстәлнең башка катнашучылары докладлар белән чыгыш ясады. Профессор, медицина фәннәре докторы Ләйлә Шәйдукова XIX–XX гасырларда наркотизм үсеше тарихын бәян кылды, Марсель хәзрәт Мингалиев тоткыннар арасында психикага начар йогынты ясый торган матдәләр куллануны кисәтүдә диннең роле, Тимергали хәзрәт Юлдашев наркомания проблемасына диннең карашы турында сөйләде.

Түгәрәк өстәл материаллары Татарстан Республикасы районнары имамнарына киләчәктә һөнәри эшчәнлекләрендә профилактик эш күнекмәләрен булдыру өчен хезмәт итәчәк. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы ТР Диния нәзарәте белгечләрен Татарстанда яшәүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча ТР Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеменә кертте. 

Фото: Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәте

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев