"Без алкоголь һәм наркотикларга каршы!" дигән әңгәмә-сөйләшү үткәрелде
16нчы июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында "Без алкоголь һәм наркотикларга каршы!" дигән исем астында әңгәмә-сөйләшү үткәрелде. Монда яшәүчеләргә дөрес яшәү рәвешен алып баруның файдасы турында гына түгел, ә наркотик, алкоголь һәм тәмәке тартуның зыяны турында да сөйләнелде. Әңгәмәне тематик сораулар һәм җаваплар ярдәмендә шәфкать туташы Хәсбиева Гөлназ үткәрде. Әңгәмәнең төп максаты-зарарлы гадәтләрдән башка сәламәтлекне ничек саклап калу һәм ныгыту турында күзаллауны формалаштыру.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев