Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор: Татарстанда коронавирустан мәҗбүри вакцинация кертелми

Республикада Covid-19дан вакцинация профилактик прививкалар календаре буенча, иреклелек принцибын үтәп, эпидемиологик күрсәткечләр буенча уза.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән мәҗбүри вакцинация кертү планлаштырылмый. Бу хакта «Татар-информ»га Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләре өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү турында баш дәүләт санитар табибының карарын чыгару планлаштырылмый. Мондый вариант каралмый», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Роспотребнадзорда республикада Covid-19дан вакцинация профилактик прививкалар календаре буенча, иреклелек принцибын үтәп, эпидемиологик күрсәткечләр буенча уза, дип өстәделәр.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәү мэры Сергей Собянин башкаладагы коронавирус вазгыятен драматик дип атады һәм аерым категория гражданнар өчен Covid-19 инфекциясенә каршы өлешчә мәҗбүри вакцинация кертте.  

Фото: «Татар-информ» архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев