Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Банкта касса мөдире хезмәт урыныннан файдаланып 17,5 миллион сум урлаган

Банкта касса мөдире булып эшләүче 56 яшьлек ханым хезмәт урыныннан файдаланып акча үзләштерүдә гаепләнә. Зәй шәһәр суды аны зур күләмдә урлашуда гаепле дип тапкан һәм алты елга гомуми режимдагы колониягә хөкем иткән. Моңа өстәп ул банкка 15 млн сумны да кайтарырга тиеш. Людмила Нуриева 2014 елның маеннан 2015 елның мартына...

Банкта касса мөдире булып эшләүче 56 яшьлек ханым хезмәт урыныннан файдаланып акча үзләштерүдә гаепләнә.
Зәй шәһәр суды аны зур күләмдә урлашуда гаепле дип тапкан һәм алты елга гомуми режимдагы колониягә хөкем иткән. Моңа өстәп ул банкка 15 млн сумны да кайтарырга тиеш.
Людмила Нуриева 2014 елның маеннан 2015 елның мартына кадәр 1000 сумлык акчаларны 50 сумлыкларга алыштыра-алыштыра 17 млн 944 мең сум үзләштерә. Бу вакытта илле сумлыклар пачкасын 1000 сумлыклар өчен билгеләнгән бандероль тасмасы белән бәйли торган була. Акчаларның сакланышы турында ялган актлар төзи. Аның кырын гамәле бервакыт контроль ревизия барышында акча җитмәүчелек ачыклангач беленә. Нуриева гаебен танымый. Шулай да 2,5 млн сумны банкка кайтарып бирә.
Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев