8 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Язуда ул «барысы да туйдырды» дигән
«Вконтакте» челтәрендә үз сәхифәсендә төп фото урынына егет элмәк фотосы куйган була. Тик моңа берәү дә әллә ни игътибар итми. Күпмедер вакыт узуга, 22 яшьлек Лениногорск егете язу калдырып үз-үзенә кул сала - асылынып үлә. Язуда ул «барысы да туйдырды» дигән. Менә шулай, яшьләр яши дә башламас борын тормыштан туя....
-
Банкта касса мөдире хезмәт урыныннан файдаланып 17,5 миллион сум урлаган
Банкта касса мөдире булып эшләүче 56 яшьлек ханым хезмәт урыныннан файдаланып акча үзләштерүдә гаепләнә. Зәй шәһәр суды аны зур күләмдә урлашуда гаепле дип тапкан һәм алты елга гомуми режимдагы колониягә хөкем иткән. Моңа өстәп ул банкка 15 млн сумны да кайтарырга тиеш. Людмила Нуриева 2014 елның маеннан 2015 елның мартына...
-
Татарстан туроператорлары Мисыр урынына башка җирләр тәкъдим итә
Татарстан аэропортларыннан элегрәк Шарм-эль-Шейх һәм Хургадага атнасына 10нан артык рейс ясала. Мисырга очу туктатылу сәбәпле, республикабыз туроператорлары туристларга Мисыр урынына башка җирләргә барырга тәкъдим итә. - Эш кизү режимында бара. Туристларны һәрвакыт мәгълүмат белән таныштырып торабыз. Мәсәлән, бүген төнге 1дә Шарм-эль-Шейхка очарга тиешле самолет Антальяга оча. Туристларга тиешле категориядәге отельләр...
-
Социаль ипотека йортларының бары 40 % гына кулланышка тапшырылган
2015 елның 6 ноябренә республикада 1 млн. 939,9 мең кв. м торак гамәлгә кертелгән, бу еллык биремнең 80,8 %ын тәшкил итә. Шул исәптән үткән ике атна эчендә 102,2 мең кв. м файдалануга тапшырылган.
-
Тимершык авылы янында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
Кичә, 7 ноябрь көнне, 14: 13 сәгатьтә Тимершык авылы янындагы «Казань - Кукмора» юлында юл-транспорт һәлакәте була - 2 машина бәрелешә. Зыян күрүчеләр ачыклана.