”Бара алмыйм, әни, әтидән куркам” [булган хәл]
Ялгыз чагында һәркем үз тиңен табып, бәхетле тормыш итү турында хыяллана, акыллы, тугры яр эзли. Һәркем үзен яхшы, тәртипле кешегә саный. “Кыз чагында бары да әйбәт, кайдан килә начар хатын?” дигәндәй, начар ирләр яки начар хатыннар кайдан килә соң? Әлеге мәңгелек сорауга төгәл генә берәү дә җавап бирә алмыйдыр. Иң куркынычы – кайберәүләр үзләренең кайчан һәм ни рәвешле ялгышканнарын танырга теләмиләр. Һәркемнең бәхет ачкычы үз кулында, язмышны һәркем үзе билгели бит. Ике генә мисал китерәм. Яхшыдан начарга әйләнгән ир һәм бер хатын (исемнәрен үзгәрттем) турында укып карагыз әле. Гыйбрәт өчен.
“Әллә син дә сөяркә табасыңмы соң?..”
Җәйге челләдән ишегалды күләгәсендә бераз ял итәргә уйлаган Дамирә, кичке тынлыкны ярып яңгыраган таныш гармун тавышын ишетеп, сискәнеп китте, хәлсез генә типкән йөрәге тагын сулкылдап куйды. Бу аның ире Рифат лабаса! Гармунда әнә шулай йөрәк сагышын кузгатып, үзәккә үтәрлек итеп ул гына уйный ала! Бер мизгелдә Дамирәнең күз алдыннан, яшен утыдай, татлы да, газаплы да төш кебек артта калган гомер юлы чагылып үтте.
Алар Рифат белән бер-берсен яшьтән яратышып өйләнештеләр. Әле мәктәптә укып йөрүче самими кыз армиядә хезмәт итеп кайткан, кулыннан тылсымлы гармунын төшермәгән сөлектәй егеткә бер күз сирпүгә гашыйк булды. Әти-әниләренең сынаулы сорауларына егет: ”Безнең өчен борчылмагыз, менә күрерсез – гөрләтеп яшәрбез әле!” дип ышандыргач, кыз мәктәпне тәмамлауга туй да ясап куйдылар. Ә берничә көннән яшьләр, бәхет эзләп, Себергә күчеп киттеләр.
Бер-бер артлы өч кызлары туды. Күпмедер вакыт читтә йөргәч,алар туган авылларына кайтып сыендылар, туган-тумача ярдәмендә йорт салып керделәр. Рифат күрше районда төшемле эш тапты, өйгә кунарга да сирәгрәк кайта башлады. Тормышларының җайлы гына баруына шатланып бетә алмаган, элеккечә беркатлы Дамирә башта иренең башка хатын-кызлар белән чуалуы турындагы имеш-мимешләргә ышанмады. Көнләшәләрдер, сөйләрләр-сөйләрләр дә туктарлар, дип уйлады. Тик без капчыкта ятмый шул. Рифат озак вакыт кайтмый торган көннәрнең берсендә, ул ире янына барырга тәвәккәлләде. Әбәт вакытына туры китереп, ире яшәгән фатирның ишеген ачып, эчкә үтсә… күзләренә ышанмый торды: Рифат ят хатын кочагында назланып ята иде. Дамирә яратуы, балалары хакына аны гафу итте. Шулай да ире турында имеш-мимешләр ишетелә торды. Рифатның холкы да үзгәрде, шактый ук салгалап кайта, өйдә тавыш-гауга күтәрә, Дамирәне булдыксызлыкта гаепли башлады. Боларның барысын да эченә йотып, кимсенеп-гарьләнеп яшәгән хатын тупырдап торган ир бала тапсам, ирем тынычланыр дип уйлаган иде. Өстәвенә кызлары да үсеп җитеп, икесе инде үз гаиләсен корып өлгерде. Ә Рифат, күрше районнан кайтып, кабат үзләренең район үзәгендә эшкә урнашты. Бүрене, күпме генә ашатсаң да, барыбер урман ягына карый диләр бит. Рифат та үзгәрмәде. Бу юлы Дамирә аны кияүдән аерылып кайткан күршедәге яшь хатын белән тотты. Язмышы белән килешеп, улы Рафилне кочаклап, күз яшен түккән төннәре аз булмады. Тормышта акны карадан аерырга өйрәнгән, әтиләре кыланмышларына аптыраган кызлары, әниләрен кызганып: ”Әллә син дә үзеңә берәр сөяркә табасыңмы соң?” дип киңәш иттеләр.
Рифат акылга утырмады, киресенчә, өйдә тавыш-гаугалы көннәр ешайды. Беркөн каты гына салып кайткач, кызып китеп, кулына нәрсә эләксә шуның белән Дамирәгә кизәнде, аны кыйнап яки атып үтерү белән куркытты. Хатын калтырана-калтырана урамга – караңгыга чыгып югалды. Әллә хурлыктан аңы томаланды, әллә кызларының ачынып әйткән сүзләре ашкындырды – Дамирә, ике дә уйлап тормыйча, күрше авылдагы ялгыз ир янына барып егылды. Шул рәвешле кияүгә чыгып бәхетле була, Рифатыннан үч ала, имеш.
Кешене тыңла, үзеңчә эшлә икән ул. Һәр ялтыраган алтын түгел дигәндәй, яңа кияү дә салырга һәвәс, кире кеше булып чыкты. Дамирәнең түземлеге берничә көнгә генә җитте, аннан ялгышканлыгын аңлап, кабат әйләнеп кайтты. Ләкин Рифатка шул гына кирәк иде: ”Кешедән калган өстерәлчеккә монда урын юк!” дип, ул хатынын өйгә кертмәде, киемнәрен ишегалдына ыргытты. Бу хәлләргә гаҗизләнгән хатын ялгыз торучы әнисе янына китеп яшәргә мәҗбүр булды.
Ул арада Рифат та тик ятмады, бер таныш хатынын өенә алып кайтып, аның белән яши башлады.11 яшьлек Рафилгә дә әнисе белән очрашып сөйләшергә рөхсәт итмәде. Дамирә кесә телефоныннан улын чакырып, күпме генә чылтыратса да, һаман бер үк җавапны ишетте: ”Бара алмыйм, әни, әтидән куркам”.
Ана белән бала әнә шулай ике ут арасында яшиләр хәзер. Дамирә ире белән судлашыр да иде, тик аз хезмәт хакы алып эшли, тормышны алып бара алмам дип шикләнә, аннан гомер дә уза бит. Йөрәге бу адымга барырга кушмый. Ара-тирә гармун кылларында йөрәк сагышын тибрәтүче Рифатының, яшьлектәге кабатланмас сөюе, балалары хакына тәүбәгә килүенә өмете өзелмәгән әле. Аллаһы Тәгалә әмере белән укылган беренче никах – иң ныгы диләр бит…
“Ялынмаячакмын!”
Кырык ел чамасы гомерен колхозда сыер савып үткәргән, инде 77 нче яше белән баручы Миңлегөл апа, хәзер ятагыннан көч-хәл белән генә кузгалып, урамны күзәтә, эче пошканда тәрәзә төбендәге хуш исле гөлләрне иснәп ала.
Йөрәге тынгы белмәс, бер дә тик торырга өйрәнмәгән карчыкны инсульт бәрде, ярты елдан артык инде бер ягы бөтенләй хәрәкәтләнми. Торып йөри алмаса да, үз кулы белән кашык тотып ашый алуына да шөкерана кылып туялмый ул. ”Ярый әле баш исән, Аллаһы Тәгалә акыл зәгыйфьлегеннән саклый”, дип, эченнән генә куанып, хәер-догалар укый. Аллаһыдан кырык яшьтән узгач кына өйләнгән төпчек улы Рәсимен ярдәменнән ташламавын, аңа саулык, сабырлык бирүен сорый. Аяк-куллары сәламәт булса да, армиядә хезмәт иткәннән соң саулыкка туена алмады шул балакай. Инвалидлыкка чыкса да, авыруга бирешмичә, үзендә яшәргә көч тапты, дәваланды, сырхауханә юлын күпме таптады, урманнан җыеп кайтып, кайнатып эчмәгән үлән-чәчәге калмады… Әтисе вафатыннан соң йорт-кураны төзек тоту, барлык хуҗалык эшләре дә аның җилкәсенә төште.Үз җае белән барысын да булдырды, өйгә газ, су кертте. Өй тулы затлы мебель, шәһәр фатирыннан һич ким түгел. Абзар тулы мал-туар, кош-корт. Тик хатыны Гөлнара гына авыр холыклы, каты күңелле булып чыкты шул! Югыйсә, беренче никахтан туган 8 яшьлек улы белән бергә үз итеп каршылаганнар иде аны. Дөрес, малай тора-бара үз теләге белән әнисенең әти-әниләре янына китте. Рәсим белән Гөлнара уртак бала тууын түземсезлек белән көттеләр. Хатынының беренче көмәне төшкәч тә, Рәсим бик борчылды, аннан авыр эш эшләтмәде, хәтта сыерны да үзе сауды. Ниһаять, тагын бер елдан соң, гаиләне бәхеткә төреп, кыз балалары туды. Моңа сөенеп бетә алмаган Рәсим: ”Өебездә тагын бер гөл артты”, дип, кызына Гөлгенә исемен куштырды. Гөлнараның чын йөзе менә шунда ачыла башлады. Миңлегөл ападан канәгатьсезлек белдереп, Рәсимгә аһзарларын “сибәргә” тотынды. Рәсим тешен кысып булса да түзде, әмма хатын коткысына бирелмәде. Миңлегөл апа авырып урын өстенә яткач, килен кеше аның ягына әйләнеп тә карамады. Алай гына да түгел, чирлегә сабышып, Рәсимнән шактый гына акча алып, кызы белән зур калага китеп барды. Туганнарында тукталып, сырхауханәдә тикшеренә, янәсе. Рәсим чылтыраткан саен: ”Сырхауханәдә ятам, дәваланырга салдылар”, дип ышандырды. Ә ике атнадан кызы белән кабат кайтып керде. Миңлегөл апаның хәле тагын да авырайгач, Гөлнара аңа барыбер якты чырай күрсәтмәде. Әнисенең ятагын чистартып, өскиемнәрен алыштырып тору кебек эшләрне дә Рәсим үзе эшләде. Шәһәрдә яшәүче бертуган апасы белән җиңгәсе ял көннәрендә чиратлап кайтып, Миңлегөл апаны мунча кертеп, юындырып китәләр. Шулай тагын бер ай чамасы вакыт узгач, Гөлнара кабат саулыгына зарланырга тотынды. Рәсим шактый гына акча тоттырып, хатынны тагын калага озатты. Кесә телефоныннан кабат: ”Без сырхауханәдә”, дигән җавап ишетелде. Чикләвекнең имәндә икәнлеге шул көннәрдә ачыкланды да инде. Рәсимнең апасының шәһәрдә укучы студент кызлары, Гөлнара биргән адрес буенча хәл белешергә дип, сырхауханәгә килгәннәр. Тик авырулар исемлегендә аның фамилиясен генә тапмаганнар…
Эшнең асылына төшенеп, ачуыннан ярсыган Рәсимгә телефоннан акланып маташса да, ир хатынына карата бөтенләй суынды. Ирләрчә нык итеп, аның йортта бүтән күренмәвен сорады. Хатын-кыз бер әшәкеләнсә, аны тиз генә урынына утыртырмын димә. Гөлнара да, йомшаклыгын белеп, Рәсимнең күңел кылларында “уйный”. Еш кына кесә телефонына чылтыратып, аңа кызларының елаган тавышын ишеттерә. ”Ялынмаячакмын! Ирдән-иргә күчеп, кәеф-сафа корып яшәүче мондый “күбәләк” кирәкми миңа. Җәннәт әниләр аяк астында диләр, әлегә әнине карыйм. Кызымны да ташламаячакмын, алимент түләрмен, аңа хәлдән килгәнчә булышырмын”, ди Рәсим, тирән көрсенеп.
* * *
Әйе, бәхетле һәр гаилә бертөрле бәхетле, ә һәр бәхетсезе үзенчә бәхетсез дигән язучы. Яшьлектәге мәхәббәт яши-яши нәфрәткә әйләнергә мөмкин икән бит. Бозыклык, тар күңеллелек, мәрхәмәтсезлек янәшәсендә яши алмый саф мәхәббәт. Ир дә, хатын да зирәк булган, тыныч өйне генә ярата ул.
Фәнис МӨХӘММӘТОВ
Фото: sayidaty.net
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев