Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баш түбәңдә йортың булу – ярты бәхет

Республикада 1745 фатирга исәпләнгән 31 йорт төзелгән. Якын атналарда тагын бик күпләр күп­тән көтелгән фатир ачкычларын кулларына алачак. Бу турыдагы мәгълүматларны Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башлыгы Тәлгат Абдуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән әңгәмәсендә җиткерде.

Җитәкче сүзләренә караганда, быел Татарстанда фонд тормышка ашыра торган программалар буенча 6200дән артык фатир куллануга тапшырылган. Соңгы ике айда гына да республиканың төрле районнарында өй туйлары гөрләде. Арча, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Алабуга – әнә шул бәхетлеләр исемлегендә. Казанның «Салават күпере» торак комплексында гына да быел сигез йорт тапшырылды.
Тәлгат Абдуллин сүзләренә караганда, ел ахырына кадәр тагын берничә йорт сафка басачак. Алар арасында – «Салават күпере»ндәге 10-1нче йорт, Алабугада – 60 фатирлы, Чаллыда – 194, Аксубайда – 24, Әлмәтнең «Алсу» микрорайонында 120 фатирлы йортлар бар.
 
Моңа кадәр «Салават күпере» микрорайоны шактый гына проблемалы иде. Кайбер йортлар хәтта төзелүдән дә туктатылды. Тик Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләгә зур игътибар күрсәткәч һәм йортның подрядчикларын алыштыргач, эшләр күзгә күренеп алга китте. Яңгырдан үсеп чыккан гөмбәләрне хәтерләтеп, ай саен берничә яңа йорт кулланышка тапшырыла. Акрынлап, социаль инфраструктура мәсьәләләре дә хәл ителә. Олылар сырхауханәсе, кибетләр сафка баса. Юллар төзекләндерелә, ишегалларында утлар кабынды, «Салават күпере»ннән Юдинодагы балалар сырхауханәсенә бушлай автобус җибәрелде. Яңа уку елына мәктәп тә ачылачак. Алда санап кителгән йортлардан тыш, тиздән әлеге микрорайондагы 11-3 һәм 10-3 йортларында да өй туйларын бәйрәм итәчәкләр.   

Тәлгат Абдуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстанда 12 меңнән артык гаилә, республика социаль ипотека программасы нигезендә, фатир алу өчен реестрга кертелгән. Шуларның 6 мең 324е Казанда яши.

Абдуллин сүзләренчә, ноябрь аенда Дәүләт торак фонды тагын 472 гаиләне башлангыч исемлектән төп реестрга күчергән. Аларның 250се – Яшел Үзән, 151е – Түбән Кама районында, 50се – Чаллы шәһәрендә, 21е – Азнакай, Әтнә, Кукмара, Актаныш, Минзәлә, Чистай һәм Апас районнарында яши.

– 2005 елдан башлап республикада гомуми мәйданы 6,6 миллион квадрат метр тәшкил иткән 103 меңнән ­артык фатир файдалануга тапшырылды. Агымдагы елда 6 меңнән артык фатирда (мәйданы 350 мең квадрат метрдан артык) өй туйлары узды. Тулаем алганда, ел ахырына кадәр 8 меңнән артык фатир (400 мең квадрат метрдан артык) файдалануга тапшыру күздә тотыла. Аның 3,5 меңнән артыгы – Казанда, – диде Тәлгат Галиуллин.

Аның искәртүенчә, хәзерге вакытта Татарстанда торак төзелеше дәвам итә, торак программаларында катнашучыларга фатир ачкычлары тапшырыла.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев