23 ноябрь 2017 яңалыклары
-
БЕЗ – ХӘНИЯ КЫЗЛАРЫ
Яраткан җырчыбыз, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, арабыздан вакытсыз киткән Хәния Фәрхинең кызлары Алия Гәрәева һәм Алсу Валик әниләре турында үзләренең хатирәләре белән уртаклаша.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен һөнәри конкурсның муниципаль этабы
2017нче елның 23нче ноябрендә Балалар иҗат үзәгендә Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен һөнәри конкурсның муниципаль этабы үткәрелде.
-
Элвин ГРЕЙ: «Әниемә ярдәм итәргә теләп, үзем дә вагоннар бушатырга эшкә чыктым»
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә иң матур бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Кадерлеләребезне якынлашып килүче бәйрәм белән тәбриклибез. Татар эстрадасы җырчылары үз әниләре турында ниләр сөйли соң?
-
Милке барның салымы да бар: аны 1 декабрьгә хәтле түләргә кирәк
Милек, транспорт һәм җир өчен салымнарны түләргә бик аз вакыт калып бара – 1 декабрьгә хәтле өлгерергә кирәк. Почта тартмаларында түләү кәгазен таба алмаганнар моны электрон рәвештә эшли ала, моның өчен Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет булдырырга кирәк.
-
Путин Миңнехановны Русия Дәүләт шурасы президиумыннан чыгарган
Русия президенты Владимир Путин Русия Дәүләт шурасы президиумына үзгәрешләр керткән һәм анннан Рөстәм Миңнехановны чыгарган.
-
ТӘМӘКЕНЕҢ ЗЫЯНЫ
Тәмәкенең организмга зур зыян салуы турында белмәгән кеше юктыр да инде ул. Әмма бу кадәресен...
-
«Хәния Фәрхине соңгы тапкыр күргәндә нигә кочаклап алып, хәлләрен сорамадым икән?!»
Бу мәкаләне язарга әллә ничә тапкыр утырдым инде. Үзем дә аңлый алмыйм: нигәдер һаман суздым, тарттым. Ниһаять, бөтен көчемне җыеп, Аллага тапшырып, кулыма каләмемне алдым.
-
75 яшьлек Сания Тумакаева ипотекасын 90 яшендә түләп бетерәчәк?!
Сания Тумакаевага – 75 яшь. Ул социаль ипотека программасы белән алынган бер бүлмәле фатиры өчен ай саен 5 мең сум түләп бара. Әле тагын 15 ел түләргә кирәк. 90 яшь тулганда, айлык түләве 8 мең сумга җитәчәк. 11 мең пенсия алып яшәүче укучыбыз аптырашта: 3 мең сум тирәсе коммуналь хезмәтләр, биш мең сум фатир кредитын түләгәннән соң калган акчага ничек яшәргә?
-
Казанда 18 яшьлек егет «КАМАЗ» астында калып аягын имгәткән
Казанның ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары буенча, Камал һәм Нариманов урамнары чатында килеп чыккан юл һәлакәтендә 35 яшьлек шофер гаепле.
-
Казанда ике яшьлек сабый әнисен балконда бикләп калдырган
Гадәттән тыш хәл Урицкий урамында урнашкан 4нче йорттагы бер фатирда булган.
-
«Мең рәхмәт» фестивален алып баручы Айваз Садыров Фирдүс Тямаевтан нигә ит сорый? [видео]
«Фирдүс Тямаевның «Татар радиосы»нда яңгыравы сезнең таналарыгыздан, үгезләрегездән тора», ди Айваз Садыров. «Мең рәхмәт» хәйрия фестивалендә катнашучылардан шаян видео тәкъдим итәбез.
-
Япон яшьләре татарлар турында китап чыгарган
Газетабызның бер санында татар телен өйрәнгән чит милләт кешеләре турында язган идек. Токио чит телләр университеты аспиранты Юто Хишияма ул вакытта безгә, тиздән япон телендә Татарстан һәм татарлар турында китабыбыз чыгачак, диде.
-
Бөгелмәдә рутенийлы яңгыр яуган: халык шөбһәдә, Роспотребнадзор тынычландыра
27 һәм 28 сентябрь көннәрендә, республика территориясендә, бигрәк тә Бөгелмә районына туры килгән участокта, радиацион яңгыр яуган дигән хәбәр чыкты. Рутений-106 кисәкчекләре булган явым-төшемнәрнең нәтиҗәсе нинди булган?
-
Тимершык авылында яшәүче Минислам Минһаҗ улы Гыйлаҗиевка - 90 яшь
Юбилярны район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, "Тимершык" бригадасы бухгалтеры Фәймә Сафина тәбрикләделәр.
-
Баш түбәңдә йортың булу – ярты бәхет
Республикада 1745 фатирга исәпләнгән 31 йорт төзелгән. Якын атналарда тагын бик күпләр күптән көтелгән фатир ачкычларын кулларына алачак. Бу турыдагы мәгълүматларны Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башлыгы Тәлгат Абдуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән әңгәмәсендә җиткерде.