Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мең рәхмәт» фестивален алып баручы Айваз Садыров Фирдүс Тямаевтан нигә ит сорый? [видео]

«Фирдүс Тямаевның «Татар радиосы»нда яңгыравы сезнең таналарыгыздан, үгезләрегездән тора», ди Айваз Садыров. «Мең рәхмәт» хәйрия фестивалендә катнашучылардан шаян видео тәкъдим итәбез.

Фирдүс Тямаев белән Айваз Садыров бергә очрашып түбәндәге кызык видеоны төшергән. Айваз бүләккә чәчәкләр түгел, ит, сөт, колбаса кебек ризыклар алырга яратканын белдерә. һәм моның үз сәбәбе дә бар икән. Аны сез видеоны карап белә аласыз.

Исегезгә төшереп китәбез, Айваз Садыров, Фирдүс Тямаев та 28 ноябрьдә Уникс залында «Мең рәхмәт» фестивалендә чыгыш ясаячак. Әлеге чара Казан һосписына һәм инвалид, җырлар авторы Ирек Габдрахмановка ярдәм итү ниятеннән оештырыла. Концертка билетлар Кассир.ру, Концерт.ру сайтларында һәм Уникс кассаларында сатыла. 

 

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев