Япон яшьләре татарлар турында китап чыгарган
Газетабызның бер санында татар телен өйрәнгән чит милләт кешеләре турында язган идек. Токио чит телләр университеты аспиранты Юто Хишияма ул вакытта безгә, тиздән япон телендә Татарстан һәм татарлар турында китабыбыз чыгачак, диде.
Китап авторларының берсе булган Ютоның әйтүенчә, әлеге китап басылып чыккан һәм ул укучыларда кызыксыну тудырган.
– Ни гаҗәп: китабыбыз яхшы сатыла. Аны әзерләгәндә, хезмәтебез артык зур кызыксыну уятмас дигән шик тә бар иде. Әмма без уебыздан кире кайтмадык. Татар теленә, Татарстанга гашыйк кешеләр буларак, Япониядә татарлар турында киңрәк мәгълүмат таратырга теләдек. Бездә Татарстан турында бер генә китап та чыкканы булмаган һәм бу эшне беренчеләрдән булып башларга уйладык. Китабыбызны Казан һәм республика районнарын сурәтләгән төсле фотолар белән бизәдек. Татарстанның күренекле урыннары белән таныштырдык. Татарларның мәдәнияте, тарихы, теле турында да зур мәгълүмат бар. Татарстан белән Япония арасындагы мөнәсәбәтләр хакында да язарга онытмадык, – дип сөйләде безгә Юто Хашияма.
Китапта кечкенә генә японча-русча-татарча сүзлек тә бирелгән.
«Tatarstan Funbook» китабы «Publib» нәшриятында 1,5 мең тираж белән басылып чыккан, ул кибетләрдә дә, интернет аша да сатыла. Басманың калган авторлары – шулай ук татар телен өйрәнгән япон яшьләре Акира Сакурама, Мидзуки Накамура. Алар да, Юто кебек үк, татар телен камил белә.
– Татарларны Япониядә таныту эше моның белән генә бетми, «Ак Барс» дигән сайтыбыз да бар. Сайтта шулай ук татарлар турында япон телендә мәгълүматлар урнаштырыла. Татарстандагы яңалыкларны да биреп барырга тырышабыз. Порталда берничә сәхифә булдырдык. «Татар ризыклары» дигәнендә татар ризыкларының рецептларын бирәбез. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен махсус сайтларга сылтамалар урнаштырдык. Сайтка керүчеләр шактый, димәк, Япониядә Татарстан турында кызыксыну бар. Без исә ике арада күпер ролен үтибез, – ди Юто.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев