Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башка кабатланмаса иде

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән алынган 21 материал каралды. Утырышка күпчелек гаиләдә спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпле, бала тәрбияләүдә үз вазифаларын үтәмәгән ата-аналар чакырылган иде. Тимершык авыл җирлегендә яшәп, ике бала тәрбияләүче ата-анага гаиләдә аракы эчкән хәлдә полиция тарафыннан тоткарланулары сәбәпле,...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән алынган 21 материал каралды. Утырышка күпчелек гаиләдә спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпле, бала тәрбияләүдә үз вазифаларын үтәмәгән ата-аналар чакырылган иде. Тимершык авыл җирлегендә яшәп, ике бала тәрбияләүче ата-анага гаиләдә аракы эчкән хәлдә полиция тарафыннан тоткарланулары сәбәпле, 2шәр беркетмә төзелгән. Балаларына начар үрнәк күрсәтүләре өчен аларга 400 сум штраф түләргә туры киләчәк. Шулай ук Саба, Шыңар, Килдебәк, Сатыш, Шекше авыл җирлекләреннән булган ир-атларның да еш кына кәеф-сафа корырга яратулары, шул сәбәпле, гаиләдә низаг чыгару фактлары тикшерелде. Комиссия алдында күңелсез хәлләрнең башка кабатланмаслыгына, үз вазифаларына җитди караячакларына ышандырдылар. Кибәче авыл җирлегендә яшәүче күп балалы гаилә социаль яктан авыр гаилә буларак учетка куелды. Сатыш авыл, Саба шәһәр җирлекләрендә яшәүче, 23.00 сәгатьтән соң полиция тарафыннан тоткарланган укучыларның әти-әниләренә дә кызарырга туры килде. Мәктәп дирекциясе тарафыннан укучыларга яхшы характеристика бирелүгә нигезләнеп, алар кисәтү чарасы белән калдырылды. 1 сентябрьдән алып укучылар инде 23 түгел, ә 22.00 сәгатьтән соң өлкәннәрдән башка урамнарда йөрмәскә, өйләрендә булырга тиешләр. Әти-әниләр дә, укучылар да моны истән чыгармасыннар иде...

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев