Башта кашык тотарга өйрәтсеннәр
Әти-әниләр арасында сабыен тизрәк бакчага урнаштырып, эшкә чыгарга теләүчеләр аз түгел. Кайберләре хәтта яшь ярым тулганны да көтәргә теләми. Бүген республикада өч яшькә кадәрге бәләкәчләр өчен махсус программа әзерләнә. Тиздән бакчалар бәбиләр тавышына күмеләчәк.
Яңа программа турында Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр иткән иде. Төбәкләргә өч яшькә кадәрге бәләкәчләрне урын белән тәэмин итү бурычы куелган. 2018 – 2019 елларга федераль бюджеттан 500 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Татарстанда 24 меңнән артык бала ясле төркемнәренә йөри. Яңа программа быелдан гамәлгә ашырыла башлаячак. Моңа кадәр республикада өч яшьтән өлкәнрәк булган сабыйларны урын белән тәэмин иттеләр. 2013 – 2017 елларда барлыгы 30 меңнән артык өстәмә урын булдырылган. 158 яңа бакча төзелгән. Соңгы елда гына 56сы төзекләндерелгән.
Яңа программаны әти-әниләр сөенеп кабул итсә, тәрбиячеләр арасында авыр сулап куючылар да бар. “Элек бакчага ике яшьтән үк алалар иде. Бүген иң кечкенәсенә – 2,5 яшь. Төркем 15-20 балага исәпләнсә, бездә алар утыздан артык. Һәр көн саен 26-28се йөри, – ди Казан бакчасында эшләүче Альбина ханым. – Әти-әниләр үзләре балаларын кашык тотарга да өйрәтми. Моны бездән таләп итәләр. Аларны ничек итеп, пумала, карандаш тотарга өйрәтәсең?! Балаларына кисәтү ясаганны да яратмыйлар тагын”.
Болай булса, көйсез әти-әниләр тәрбиячеләрнең, аларның ярдәмчеләренең җелеген аз суырмый икән. “Ясле төркемнәре кирәк. Мин эшкә чыктым инде. Әмма чират көтәбез. Игезәкләргә – 4 яшь, кечкенә улыбызга ике яшь тулды. Аларны иремнең әтисе карый. Пособиене 1,5 яшь ярымга кадәр генә түлиләр. Яшәргә акча кирәк бит. Күп кешенең баласын калдырырга урын юк. Өч яше тулгач, балаларның җырлыйсы, биисе килә башлый икән. Үзем өйрәтеп карыйм, кылана башлыйлар. Тәрбиячене җитдирәк итеп кабул итәрләр иде. Хәзер бит мәктәпкә укый-яза белеп керәсе. Шуның өчен дә тизрәк бакчага бирәсе килә”, – ди Арчада яшәүче Зилә Гайфуллина.
Яшь ярымнан ук бирергә риза булучылар шактый икән. Ике бала анасы Лилия Гайнуллина да кечкенәдән үк бирсәң, акыллырак була, ди. Бу хакта психолог, табиблар белән дә сөйләшкән икән. Әмма сабырлык дигәнең күбрәк кирәк булачак.
Фото: http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев