Баткан кыяфәт чыгарсаң штраф салалар
Полиция хезмәткәрләре «коену тыела» дигән таблица урнаштырылган сулыкларда коенучыларны штрафка тарта башлады. Штрафларның күләме 1000-1500 сум. Пляжда үзеңне тиешенчә тоту буенча да штрафлар бар. Әйтик, пляжда спиртлы эчемлекләр эчү, ярамаган урыннардан суга сикерү, көймәләрдә йөзеп бару, яр буенда чүп-чар калдыру, суга баткан кыяфәт чыгару, үзең белән эт яки төрле хайваннар...
Полиция хезмәткәрләре «коену тыела» дигән таблица урнаштырылган сулыкларда коенучыларны штрафка тарта башлады. Штрафларның күләме 1000-1500 сум. Пляжда үзеңне тиешенчә тоту буенча да штрафлар бар. Әйтик, пляжда спиртлы эчемлекләр эчү, ярамаган урыннардан суга сикерү, көймәләрдә йөзеп бару, яр буенда чүп-чар калдыру, суга баткан кыяфәт чыгару, үзең белән эт яки төрле хайваннар алып килү, балык тоту, автомобиль камераларында йөзү, пляжга машинада керү тыела.
Быел Татарстанда 62 кеше батып үлгән инде. Аның 4есе балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев