Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Байлар Сабасының “кояшлы баласы” беренче Бөтенроссия конкурсына ике фотосын юллаган [+фото]

Конкурска тапшырылган фотосурәтләргә смс белән тавыш бирергә мөмкин.

Саба районында яшәүче "кояшлы кыз" Ләйсән Зарипова "Другая Россия" беренче Бөтенроссия конкурсында катнашырга уйлаган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Ләйсәннең әнисе Рәмзия ханым сөйләде.

21 яшьлек Ләйсәндә - Даун синдромы. Зариповлар гаиләсендә бу авыртуны исеме белән атарга гадәтләнмәгәннәр, шуңа күрә "кояшлы бала" дип йөртәләр. "Даун" балаларны кояшка тиңлиләр - күптән түгел язучы Михаил Комлевның "Как общаться с солнечными детьми?" китабы дөнья күрде. Ләйсән 21 геройның берсе булды.

Рәмзия Зарипова бәйгегә Ләйсәннең ике фотосы юллануын әйтте.

Конкурсны оештыручы - "Другая Россия" медиа-порталы www.drugayarossia.com. 14-25 августта уза торган беренче этапта фотографияләр кабул ителә. 2-11 сентябрьгә билгеләнгән икенче этапта смс-тавыш бирү булачак. 12 нче сентябрьдән 15 нче сентябрьгә кадәр вакыт аралыгында бәйгегә йомгак ясап, җиңүчеләрне бүләкләү көтелә. Конкурсның дүртенче этабы итеп, сентябрь-октябрь айларында җиңүчеләрнең фотографияләреннән күргәзмә оештырылуы ниятләнә.

Конкурсның төп максатлары - җәмәгатьчелектә толерантлык төшенчәсен формалаштырып, үсешендә үзенчәлекләре булган кешеләрне кабул итәргә өйрәтү; инвалидларның социализациясе; Россия халыкларының мәдәни мирасын популярлаштыру, тарихи һәм мәдәни мираска кызыксыну җәлеп итү. Бәйгегә Россиянең төрле почмакларында табигать кочагында, архитектур һәм тарихи һәйкәлләр фонында төшкән үзенчәлекле үсешле кешеләрнең фотосурәтләр тапшырыла. Коллаж һәм башка монтаж алымнары белән башкарылган эшләр кабул ителми.

Конкурста җиңүче дип табылган 22 эш өчен дипломнар тапшырылачак. Бу фотосурәтләр Мәскәү һәм Мәскәү яны өлкәсендәге күргәзмәләрдә урынын табачак. Иң яхшы эшләр "Другая Россия" медиа-порталында һәм порталның социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә дөнья күрер дип көтелә.

Ошаган фотографиягә тавыш бирү өчен, шушы эшкә куелган номерны кәрәзле телефоннан www.drugayarossia.com порталында "Главная Фотоконкурс" бүлегендә күрсәтелгән номерга җибәрергә кирәк (+7(919) 969-14-11). Бер телефон номерыннан чикләнмәгән күләмдә фотографияләр өчен тавыш бирергә мөмкин. Бер фотосурәт өчен шулай ук берничә мәртәбә тавыш бирергә була. Бер смс бәясе НДС белән 35 сумнан артмый, диелгән конкурсның кагыйдәләрендә.

Моннан тыш, Ләйсән Зарипова "Жемчужина Татарстана" хатын-кыз-инвалидлар республика конкурсында катнашуга гариза юллаган. Рәмзия Зарипова әйтүенчә, моны аларга җәмәгать эшлеклесе Ксения Безуглова киңәш иткән булган.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев