Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Бердәм Россия" гражданнарның аерым категорияләренә газификация чыгымнарын компенсацияләргә тәкъдим итте

Программа эшли башлаганчы, йортка газ кертү өчен түләгән кешеләр компенсация ала алачак.

26 июльдә узган очрашуда Федерация Советының беренче вице-спикеры, «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак һәм Хөкүмәт Рәисе урынбасары Александр Новак төбәкләрне социаль газлаштыру программасы буенча фикер алыштылар. Андрей Турчак Министрлар Кабинетындагы коллегаларына партия инициативасын хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде.

"Кешеләр 21 апрельдән соң үз акчаларын сарыф иткән, программа финансланды, әмма әлегә кабул ителмәде. Бу аерманы без газлаштыруга үз акчаларын тоткан гражданнарга йөз процентлы түләү тәэмин ителсен өчен компенсацияләргә тәкъдим иттек. Хөкүмәт тәкъдимне хуплавына шатбыз", - диде Андрей Турчак.

Министрлар Кабинеты кешеләрнең газ җиһазларын салуга киткән чыгымнарын компенсацияләргә әзер. 

Газга кушылганда, кирәкле җиһазларның минималь җыелмасы бәясе Россия Федерациясенең барлык субъектларында да бертөрле булуы мөһим, дип ассызыклады Андрей Турчак.

Хөкүмәт төбәкләргә шундый бурыч куячак, дип хәбәр итте Александр Новак. «Гражданга җиһазлар сатып алу мөмкинлегенә килгәндә, без монда РФ субъектларына һәм газ бүлү оешмаларына, «Газпром» га, «Мослгаз» га һәм башка оешмаларга бурыч куябыз», - диде ул.

Программаны гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе Хөкүмәт белән максималь рәвештә федераль законнарга барлык кирәкле төзәтмәләрне әзерләгән, дип искәртте Андрей Турчак.

Партиянең Генераль Советы Секретаре билгеләп үткәнчә, Россиядә бер урамда йортларның бер өлеше газ белән тәэмин ителгән, ә бер өлеше юк. "Хөкүмәт программаны эшләгәнен беләм, аның кысаларында 2022 ел ахырына кадәр 4 млн.йортка кадәр газлаштырылачак. Мөһим моментны билгеләп үтәм - аларның яртысы диярлек гамәлдәге торбадан 200 метр ераклыкта урнашкан. Без Хөкүмәткә, Газпромга бу программа гамәлгә ашырыла башлавы өчен рәхмәтлебез", - дип йомгаклады Андрей Турчак.

Искәртеп узабыз, 11 июньдә Президент Владимир Путин «Бердәм Россия» фракциясенең газны участокларга түләүсез җиткерү турындагы төзәтмәләре белән законга кул куйды. Элегрәк партия дәүләт башлыгына тиешле тәкъдим җибәргән иде, ул аны Юлламада хуплады. Газлаштыруның беренче этабы 2023 елга кадәр, икенчесе — 2030 елга кадәр үткәреләчәк. Газүткәргечне җир кишәрлекләре чикләренә җиткергән өчен бердәм газлаштыру операторы җавап бирәчәк. Кешеләргә тоташуга комплекслы килешү «бердәм тәрәзә» принцибы буенча төзеләчәк, бу эш вакытын кыскартачак.

Кабул ителгән нормалар нигезендә, челтәрләрне салу һәм тоташтыру өчен барлык җаваплылык бердәм газлаштыру операторына йөкләнә. Россия Федерациясенең 67 субъектында бу сыйфатта «Газпром» чыгыш ясаячак, 12 төбәктә – эре региональ компания.

Чыганак: er.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X