27 июль 2021 яңалыклары
-
28 июльгә һава торышы
28 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +8…+13˚, көндез +21.+26 градус җылы булачак.
-
Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә Саба урманчылыгы агачлар утыртты
Фоторепортаж.
-
Тимершык авылы эченә җәяүлеләр өчен яңа тротуар
Региональ дәрәҗәдәге юл кырыйларында җәяүлеләргә куркынычсызлык тудыру максатыннан һәрдаим яңа эшләр башкарылып тора. Тимершык авылында да заман таләпләренә туры китерелеп ООО «СПЕЦДОРСТРОЙ» оешмасы тарафыннан яңа тротуар җәю эшләре башкарыла.
-
Биләрдә «Сәләт» форумының бишенче сменасы
22-26 июль көннәрендә Алексеевск районындагы Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының бишенче сменасы – IT BILER FORUM узды. Әлеге сменада Саба районыннан 15 укучы катнашты. Алар дискуссия мәйданчыкларында катнашып мавыктыргыч цифралы дөнья белән генә түгел, эшмәкәрлек юнәлеше белән дә таныштылар. Шулай ук IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнеска кагылышлы профильле остаханәләрдә һәм мәгълүмати мәйданчыкларда практик һәм иҗади биремнәр эшләделәр.
-
Татарстанда бер ир-ат хатынын үтереп коега ташлаган һәм үз-үзенә кул салган
Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Балалар бакчасында спорт атналыгы
Җәй - спорт уеннары, күңелле чаралар һәм актив ял өчен бик уңай вакыт. “Шәмәрдән 2нче номерлы “Теремок” балалар бакчасы”нда узган атнада җәйге ял Һәм спорт уеннарына багышланган атналык узды. Дүшәмбе көнне балалар тәрбиячеләр белән Туп Көнен билгеләп үттеләр, туп белән булган уеннарны искә төшереп, үзләренең бу уен снарядын куллана белү осталыкларын күрсәттеләр.
-
"Бердәм Россия" гражданнарның аерым категорияләренә газификация чыгымнарын компенсацияләргә тәкъдим итте
Программа эшли башлаганчы, йортка газ кертү өчен түләгән кешеләр компенсация ала алачак.
-
2021нче елгы пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы уеннары узды
26нчы июльдә Байлар Сабасында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында 2021нче елгы пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы уеннары узды.
-
Юлбат мәдәният йортында «Чаттураджа» турниры
20 июль - Халыкара шахмат көне. Бу хөрмәткә Юлбат мәдәният йорты мөдире «Чаттураджа» турниры дигән чара үткәрде, Һиндстанда, шахмат туган ягында, шулай дип йөрткәннәр. Уен вакытында катнашучылар шахмат тарихы белән танышты, бер-берсенә хөрмәт белән уйнадылар.
-
«Миллиард.Татар» татарлар яшәгән 5 шәһәр буенча онлайн-юллама уйнатачак
"Миллиард.Татар" бөтен дөнья буенча татар халкын берләштерү өчен платформа эшли башлады. Ул онлайн-уен рәвешендә тормышка ашырылды, - дип хәбәр итәләр проектны оештыручылар.
-
Лесхоз бистәсенең “Нургали” мәчете каршында балалар өчен мөселман лагере эшли башлады
Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары дәвам итә. Бу атна башыннан Лесхоз бистәсенең “Нургали” мәчете каршында балалар өчен мөселман лагере эшли башлады. Җәйләү ачык һавада гына оештырыла.
-
Сатыш авыл җирлегендә юл ремонтлау эшләре
Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юллар ремонтланды. Эшләрне "Рамазан" оешмасы башкарды.
-
Ижау шәһәренә экскурсия
Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы, китапханә хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре, авыл халкы белән бергә, Россия буенча иң яхшы унлыкка кергән, Ижау шәһәренең зоопаркына экскурсиягә һәм "Ижевские термы" аквапаркына бардылар.
-
Сентябрь сайлауларында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә видеостена эшләячәк
Видеостена сайлау участокларында иң катлаулы һәм бәхәсле хәлләрне ачыкларга ярдәм итәргә тиеш.
-
Атна ахырында Татарстанда +31 градуска кадәр җылыта
Республика территориясендә уртача җылы һәм тотрыксыз һава торышы булачак.