Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сентябрь сайлауларында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә видеостена эшләячәк

Видеостена сайлау участокларында иң катлаулы һәм бәхәсле хәлләрне ачыкларга ярдәм итәргә тиеш.

Бердәм тавыш бирү көнендә, 19 сентябрьдә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә видеостена эшләячәк, аңа республиканың сайлау участокларыннан трансляция чыгарылачак.

«Без сайлауларның ничек узуын күзәтәчәкбез. Бүгенге көндә бездә экраннарның техник параметрлары бар. Бары тик бина буенча аның нинди критерийларга җавап бирергә тиешлеген генә ачыкларга кирәк. Бу юнәлештә билгеле бер эш көтә», — диде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Күзәтүчеләрне әзерләү һәм укыту» темасына багышланган түгәрәк өстәлдә.

Видеостена видеоязманы саклауга көйләнгән, дип аңлатты Зилә Вәлиева. Әлеге функция сайлау участокларында иң катлаулы һәм бәхәсле хәлләрне ачыкларга ярдәм итәргә тиеш. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев