Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхоз бистәсенең “Нургали” мәчете каршында балалар өчен мөселман лагере эшли башлады

Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары дәвам итә. Бу атна башыннан Лесхоз бистәсенең “Нургали” мәчете каршында балалар өчен мөселман лагере эшли башлады. Җәйләү ачык һавада гына оештырыла.

“Балалар белән иң башта ике рәкәгать намаз укыйбыз, һәр көнне берәр темага нәсихәт-вәгазь оештырабыз. Мәсәлән, беренче көнне сәламләшү, күрешү турында сөйләштек, алга таба мөселманның күркәм сыйфатларына, Аллаһы Тәгалә хикмәтләренә тукталырбыз. Викториналар, кызыклы уеннар үткәрелә. Экскурсияләр оештырыла. Балаларга катнашкан чаралардагы активлыкларына карап көн саен жетоннар бирелә. Ахырдан шуларның санына карап бүләкләүләр булачак. Өй эшләре бирелә, Коръән сүрәләре ятлыйлар. Соцчелтәрдә әти-әниләрнең үз төркемнәрен булдырдык. Шуның аша үгет-нәсыйхәтне өлкәннәргә дә ирештерәбез. Балалар белән чараларны оештыруга мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәм итә. Әлегә җәйләүгә 40ка якын бала йөри.”- ди мәчет имамы Әхмәд хәзрәт Сафин. Җәйләү көндезге сәгатьләрдә оештырыла, балаларга шөгыльләр арасында печенье, соклар да таратыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев