Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар бакчасында спорт атналыгы

Җәй - спорт уеннары, күңелле чаралар һәм актив ял өчен бик уңай вакыт. “Шәмәрдән 2нче номерлы “Теремок” балалар бакчасы”нда узган атнада җәйге ял Һәм спорт уеннарына багышланган атналык узды. Дүшәмбе көнне балалар тәрбиячеләр белән Туп Көнен билгеләп үттеләр, туп белән булган уеннарны искә төшереп, үзләренең бу уен снарядын куллана белү осталыкларын күрсәттеләр.

Атнаның икенче көне башка төр спорт снарядлары белән чагыштырганда “яшьрәк” саналган боҗрага багышланды. Өченче көнне өстәл уеннары - шахмат, шашка уйнадылар. Пәнҗешәмбе – Туризм көне – палатканы ничек җыярга кирәклеген, аны кую өчен нинди урынның яхшырак булуын өйрәнделәр .Токио шәһәрендә Олимпиада уеннары ачылган көнне барлык мәктәпкәчә төркем балалары Спорт көненә багышланган флешмобка җыелды. Өлкән тәрбияче Юнысова Алсу Камил кызы Олимпиадада катнашучы якташыбыз Батыршина Зилә Радик кызы турында сөйләде. Соңыннан балалар аркан тарту ярышында катнаштылар һәм соңгы вакытта популярлык казанучы доджбол туп уенын уйнадылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X