Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәм Россия» Татарстан үрнәген бөтен илгә таратты

5 июльдә Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең сәяси конференциясе узды. Анда илебезнең төрле почмакларынан килгән 450 делегат катнашты. Татарстанны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, партиянең төбәк бүлеге сәркәтибе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте.

Партия вәкилләре агымдагы мәсьәләләрне хәл итү буенча фикер алышырга җыелды. Биредә халыкка илкүләм проектлар турындагы мәгълүматны бирүдән алып Партиянең иҗтимагый кабул итү бүлмәләре эше форматын үзгәртү мәсьәләләренә кадәр каралды.

Ике көн дәвамында конференциясе алдыннан «Партия вәкилләренең эш сыйфатын күтәрү» һәм «Партия кеше өчен» дигән дискуссияләр уздырылды. "Бердәмроссиялеләр" тагын өч креатив сессиядә социаль проектлар, яшьләр белән эшләү алымнары, лидерлык потенциалы һәм гражданлык активистлары белән партнерлык турында фикер алышты.

- Ике көн дәвамында проектларны гамәлгә ашыру буенча төрле мәйданчыкларда бик зур һәм файдалы эш алып барыла. Биредә Президент Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырылып килүче милли проектларның җитди контрольдә тоту эшеннән башлап, зур ил территорияләрендә тормышка ашырыла торган партия проектларына кадәрге мәсьәләләр карала,- дип билгеләп үтте Татарстан бердәмроссиялеләре лидеры Фәрит Мөхәммәтшин.

Конференциянең төп темасы илкүләм проектлар турында җитәрлек мәгълүмат бирү проблемасы булды. Чыннан да, Россиянең яңа тарихында иҗтимагый инициативаларны гамәлгә ашыру әлегә тиешле дәрәҗәдә яктыртылмаган. Яңа балалар бакчалары, мәктәпләр, юллар, медицина учреждениеләре төзелеше бара, ләкин кешеләр моны белми.

Татарстанда да әлеге тенденцияне билгеләп үтәләр, анда илкүләм проектлар кысаларында 190 объект төзү һәм ремонтлау планлаштырылган.

 -Күп кенә кешеләр өчен милли проектлар «кайдадыр анда еракта». Ләкин шул ук вакытта күрше урамда бөтен район әниләре көтеп алган яңа балалар бакчасы төзелеше барырга мөмкин. Кешеләрдә массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет аша хәбәрдарлыкны арттырырга кирәк. Ләкин бездә хәтта төзелеш баннерында "Илкүләм проект» сүзен дә онытып калдыралар. Биредә оялырлга җирлек юк. Төзелешләр яхшы темплар белән, вакытында башакарыла. Монда оялырга түгел, горурланырга кирәк», – дип аңлатып үтте Республиканың илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту төркеме җитәкчесе, Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова.

Дискуссия нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия” РФ хөкүмәте белән берлектә «Илкүләм проектлар халык күзлегеннән» сервисын ясарга ниятли. Шунысы игътибарга лаек, әлеге инициативаның үрнәге булып Татарстан бердәмроссиялеләренең июнь аенда ук башлап җибәргән VMESTE.TATAR сайты тора.

VMESTE.TATAR - милли проектларның һәр объекты турында тулырак мәгълүмат урнаштырылган сервис. Биредә шулай ук «Фотоконтроль» проекты кысаларында фотографияләр кабул итү дә җайга салынган.

Конференциянең тагын бер яңалыгы  беренче чиратта социаль тематикага, шулай ук милли проектларны тормышка ашыруга  юнәлтергән журналист тикшерүләренә ярдәм итү идеясе булды. Партия вәкилләре хәзер мондый активлыкның сыйфат белән аерылып тормавына,«фейк»лар булыына борчыла.  Шуңа күрә алар  бу юнәлештә сыйфатлы эш алып барган активистларны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын бүләкләргә әзер.

– Мондый бәйгеләрдә, мөгаен, көчле журналистларның тикшерүләре, чынлыкта булган берәр проблемага багышланган нинди дә булса тәнкыйди  чыгышлар җиңәргә тиеш, – дип белдерде «Бердәм Россия» лидеры, РФ Хөкүмәте премьер-министры Дмитрий Медведев.

Конференция барышында бердәмроссиялеләр тагын бер инициатива булган сайлауларга кандидатларны сайлап алу буенча алдан тавыш бирү барышында кандидатларга карата яңа таләпләр турында сөйләштеләр. Әгәр элек кандидатлыкка кандидатлардан дебатларда мәҗбүри катнашуны гына  таләп итсәләр, яңа сәяси сезон башыннан  һәр катнашучы өчен тагын бер мәҗбүри шарт барлыкка килә. Хәзер алар үз программаларын, тәкъдимнәрен, инициативаларын рәсми рәвештә бастырырга тиеш булалар. Шулай итеп, кандидатларның программалары һәм йөкләмәләре теркәргән булачак. Конференция карары буенча алдан тавыш бирү регламентына үзгәрешләр якын арада кертеләчәк.


Фото: Пресс-служба ЦИК ВПП "Единая Россия"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев