Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Берсенә техника җене кагылган, икенчесе йортта уңайлык тудырган

Татарстанда гына түгел, Башкортстанда да төзек, матур авыллар күп. Урамнарыннан йөргәндә җан ял итә. Ә шул урамда балкып утырган үзенчәлекле йортларны күргәч, хуҗалары белән дә танышасы килә башлый.

Чакмагыш районындагы Яңа Балтач авылында очраттым шундый хуҗалыкны. Капка төбе ерактан ул көлеп тора. Бу йортта зур гаилә яшидер инде дип, журналист әрсезлеген эшкә җигеп, ишегалдына үтәм. Май чүлмәге тышыннан ук билгеле, ихата эчендә дә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Ләкин ни гаҗәп: әлеге йортта ирле-хатынлы пенсионерлар – Рида апа белән Әкрам абый Ихсановлар яши булып чыкты. Әкрам абый алтын куллы икән. Үз куллары белән ике трактор ясаган!

– Тракторны икене ясаган идем. Берсен кияүгә бирдем, – ди тыйнак кына хуҗа.

– Нәрсәләрдән җыелды соң бу техника? – дим яңа танышыма.

– Кайда нәрсә ята, нәрсә табылды – шуннан. Двигателе – “Жигули”неке, коробкасы – “Уазик”ныкы, рулен “Волга” машинасыннан алдым. Кабинасы чөгендер комбайныннан үзләштерелде. Бу тракторны ясаганга да 20 еллап гомер үткәндер. Бакча эшләренә әйбәт. Элеккеге вакытларда салам, печән ташырга техника табып булмый иде бит. Шул, юклыктан ясалган әйбер инде ул.

  • Рида апа белән Әкрам абый
 

Әкрам абый белән сөйләшеп торганда, Рида апа да безнең янга чыкты.

– Әйдә әле, бер матур әйбер күрсәтәм, – дип өйгә дәште хуҗабикә. Баксаң, хуҗабикә гөлләр үстерергә бик ярата икән. Кактусы чәчәк аткан. Шул сөенече белән уртаклашты. 

– Аякларым авырта. Ләкин чәчәкләр үстермичә тора алмыйм. Яшеллек яратам. Җәен шуышып булса да җиләгенә дә йөрим. Бүгенге көнгә кадәр абзарда сыер тотабыз. Үзем савам. “Ихатадан сыер чыгып китсә, син чыгып киткән кебек, кыен булыр”, – дим Әкрамга. Күчтәнәчкә дә шул сөт ризыгын төйисең. Балалар, оныклар кунакка килгәндә дә бик рәхәт. Авыл кешесенең абзарында сыер булырга тиеш, – ди Рида апа.

  • Әкрам абый ясаган трактор
 

Яңа танышларым гомер буе колхозда эшләгән. Әкрам абый алдынгы комбайнчы, механизатор. Рида апа колхоз складында хезмәт куйган. Бер ул белән бер кыз үстергәннәр. Кызлары урамның каршы ягында гына яши. Уллары Чакмагышта гомер итә. 

Тормыш юлыннан 41 ел бергә атлаган ир белән хатыннан гаилә хәлләрен дә сорашам.

– Әкрам белән бер мәктәптә укыдык. Бер тапкыр да “яратам” дип әйткәне булмаса да, күзләреннән аңлап яшәдем. Әнә, алар ничек гел елмаеп тора... Тормыш иткәндә сабырлык кирәк. Авырлыклар уза ул. Ләкин булмаслык булса, яшь парларга гомерләрен бушка уздырырга киңәш итмәс идем. Кешенең үзгәргәнен көтәргә кирәкми, – ди Рида апа.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев