28 декабрь 2017 яңалыклары
-
Артист халкы балалары белән тау шуа: Иркә кызы кар ашый, Зөлфәт Зиннуров төнлә тау ясый, Лилия Муллагалиева бер яшьлек улына кар көрәтә /ВИДЕОЛАР/
Артист халкы җырлый гына түгел, шәп итеп кышның матур көннәрен балалары белән дә уздыра белә, аларның күңелен күрә.
-
“СҮТЕП-ҖЫЕЛГАН” КӨРӘШЧЕЛӘР... РОССИЯ ЧЕМПИОННАРЫ НИЧЕК ТӘРБИЯЛӘНӘ?
Көрәш буенча ир-егетләр арасында Россия чемпионатында “алтын”га Татарстан көрәшчеләре күбрәк манылды. Ел да шулай: димәк, гаҗәп түгел. Аерма шунда – ел саен “алтын”ның бәһасе кыйммәтләнә бара. Быел чемпионат 9-10 декабрьдә Пермьдә узды. Анда 30 төбәктән 160тан артык көрәшче тугыз авырлык үлчәвендә бил алышты. Татарстанның 6 көрәшчесе алтын медаль белән кайтты. Чемпионнарның өчесе Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда шөгыльләнә.
-
Мирхәт Гайсинның кызы туган!
Бу хакта "Туган тел" каналының инстаграмында хәбәр ителә.
-
Район Башлыгы Рәис Миңнеханов яңа ачылган объектларда булды
27 нче декабрь көнне - район Башлыгы Рәис Миңнеханов яңа ачылган объектларда булды.
-
Резидә ШӘРӘФИЕВАдан «Ералаш» салаты РЕЦЕПТЫ
Татарстанның халык артисты Резидә ШӘРӘФИЕВА бик тәмле һәм ансат ясала торган салат рецепты белән бүлеште.
-
Акча өчен танышын үтергән ир-ат күпмегә хөкем ителде?
Бу коточкыч җинаять быелның май аенда Казанның Хлебозоводск урамында була. Тикшерү мәгълүматлары буенча, Ринат Ахунов иптәшен акчасына кызыгып үтерә.
-
Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин: «Киләсе елда ир-атларга хатыннары белән берләшергә кирәк булыр»
"Киләсе елга ир-атларга хатыннары белән берләшергә кирәк булыр, мөгаен, алар гына ирләрен тикшеренергә алып килсәләр инде. Ирләр сәламәтлекләре турында уйламый, бушлай медицина тикшерүе узарга чакырсалар да, ераккарак кача. Ир-атлар белән хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы арасындагы 11 ел аерма юкка гына түгел. Ир-атларның сәламәтлеген җитди кайгыртыр вакыт җитте. Шуңа да киләсе елны медицина өлкәсендә ир-атлар сәламәтлеге елы дип игълан итәбез”, – диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.
-
Чәчкә 2 серияле клип төшергән…
Татар эстрадасының бердән бер Чәчкәсе ТМТВ продакшн коллетивы белән “Нигә?” җырына клип төшергән.
-
Фургон тротуардагы 26 яшьлек кызны бәрдереп, берничә метр читкә очырган (видео)
Уфадагы Айская урамында "Хендай Акцент" белән "Фиат" фургоны бәрелешә.
-
Берсенә техника җене кагылган, икенчесе йортта уңайлык тудырган
Татарстанда гына түгел, Башкортстанда да төзек, матур авыллар күп. Урамнарыннан йөргәндә җан ял итә. Ә шул урамда балкып утырган үзенчәлекле йортларны күргәч, хуҗалары белән дә танышасы килә башлый.
-
Татарстанның кайбер районнарында томан көтелә
Синоптиклар фаразлавынча, республикада 29 декабрьдә төнлә һәм көндез һава шартлары бозыла.
-
Римма Ибраһимова - Инстаграмда! Ландыш: "Әни - крутая!"
Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова Инстаграмда аккаунт ачты.
-
Россиядә социаль пенсиянең яңа төре гамәлгә керә
2018 елда ата-аналары билгеле булмаган балаларга социаль пенсия түли башлаячаклар.
-
Бала юк – мәшәкать юк: «бәби-бокс»лар гына балалар гомерен саклап кала алырмы?
Дәүләт Думасына «бәби-бокс»лар – яңа туган балаларны аноним рәвештә калдырып китү өчен автомат тартмаларны легальләштерү буенча кабат закон проекты тәкъдим ителде. Бу хакта бәхәсләрнең тынганы юк, автомат тартмаларны законлаштырырга теләүчеләр моны, балаларның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк, диләр, әмма әлегә хәтле алар уңышка ирешә алмады.
-
Чаллыда исерек хәлдәге шофер микроавтобуска бәрелгән, ике пассажир зыян күргән (Видео)
«Вахитов проспекты» тукталышында җиңел автомобиль микроавтобуска килеп бәрелә.