Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Резидә ШӘРӘФИЕВАдан «Ералаш» салаты РЕЦЕПТЫ

Татарстанның халык артисты Резидә ШӘРӘФИЕВА бик тәмле һәм ансат ясала торган салат рецепты белән бүлеште.

Салат өчен кирәкле продуктлар:

пешкән ит (сыер, тавык яки күркә ите), кыздырылган суган, чи кишер, пешкән чөгендер, кәбестә, майонез
Пешкән итне тәлинкәгә тезәсең дә аның өстенә күп итеп кыздырылган суган саласың, майонез сылыйсың. Аның өстенә чүмәкәйләп чи кишер, угычтан уылган пешкән чөгендер һәм вак итеп туралган кәбестә саласың. Әлеге «таучык»ның өстенә тамчылар рәвешендә майонез саласың. Табынга шул килеш тә, болгатып та бирергә мөмкин.

Бүләккә – кирәкле әйберләр

«Теләсә нинди бәйрәмгә кирәкле әйбер бирергә тырышам. Туганнарга матур сөлгеләр, тастымаллар, натураль сабыннар алам. Бала-чагаларга, гадәттә, уенчык бүләк итәм», – ди Резидә ханым.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев