Россиядә социаль пенсиянең яңа төре гамәлгә керә
2018 елда ата-аналары билгеле булмаган балаларга социаль пенсия түли башлаячаклар.
2018 елда Россиядә социаль пенсиянең яңа төре гамәлгә керә. Ата-аналары билгеле булмаган балаларга социаль пенсия түли башлаячаклар. Бүген Россия Пенсия фондының республика бүлеге йомгаклау коллегиясендә бүлекнең идарәчесе Эдуард Вафин шул хакта хәбәр итте.
«Пенсиянең яңа төре барлыкка килүенең сәбәбе - ата-аналары билгесез балаларның ятимнәр белән чагыштырганда тигез булмаган матди хәлгә куелуы белән бәйле», - дип искәртте Россия Пенсия фондының республика бүлеге идарәчесе.
Юридик яктан мондый балаларның беркайчан да әти-әниләре булмаганлыктан, алар туендыручысын югалткан очракта пенсиягә дәгъва кыла алмый иде. Киләсе елдан бу гаделсезлеккә чик куелачак, дип хәбәр итте Эдуард Вафин.
Фото: архив/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев