Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин: «Киләсе елда ир-атларга хатыннары белән берләшергә кирәк булыр»

"Киләсе елга ир-атларга хатыннары белән берләшергә кирәк булыр, мөгаен, алар гына ирләрен тикшеренергә алып килсәләр инде. Ирләр сәламәтлекләре турында уйламый, бушлай медицина тикшерүе узарга чакырсалар да, ераккарак кача. Ир-атлар белән хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы арасындагы 11 ел аерма юкка гына түгел. Ир-атларның сәламәтлеген җитди кайгыртыр вакыт җитте. Шуңа да киләсе елны медицина өлкәсендә ир-атлар сәламәтлеге елы дип игълан итәбез”, – диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.

Казанның 21нче шәһәр сырхауханәсендә узган матбугат конференциясендә министр  медицина өлкәсендәге еллык нәтиҗәләр хакында сөйләде.

2017 – уңышлы ел булды

Тулаем алганда узып баручы елны Адел Вафин уңышлы дип бәяләде. Чынлап та сөенерлек сәбәпләр, ирешелгән уңышлар җитәрлек. Авыл җирлегендә медицинаны торгызу, сыйфатлы оператив медицина ярдәме күрсәтү Россия Президенты Владимир Путинның ел башында куйган бурычларның берсе иде. Медицинада бу өлкәгә аерым игътибар бирелә, быел беренчел звеноны яңартуга аеруча зур басым ясалды. Татарстан Президенты карары белән сырхаунәләрне модернизацияләү программасы эшли башлады. Хәзер сырхауханәләр яңа гына түгел, дустанә дә.

Пациент белән табиб арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртуга корылган “Дустанә сырхауханә – Татарстан стандарты” проекты медицинадагы быелгы уңышларның тагын берсе. Сүз уңаеннан, еллык нәтиҗәләрнең 21нче сырхауханәдә узуы да очраклы түгел. Еш кына бу учреждениене 21нче гасыр сырхауханәсе дип атыйлар. Үз эченә күп мөмкинлекләрне алган:  инвалидлар өчен дә бар уңайлыклар тудырылган, онкология бүлеге, ир-атлар сәламәтлеге үзәге, хатын-кызлар консультациясе, аква процедуралар өчен бассейннары булган сырхауханә халык өчен күптән көтелгән бүләк булды. Казанда йөз еллык тарихы булган сырхауханәләр дә бар. Әйтик, Яңа Савин районында бер балалар сырхауханәсе, Киров районында 17 нче шәһәр сырхауханәсе бинасы борынгы. Алар урынына Татарстан Президенты йөкләмәсе белән олылар өчен сырхауханә төзергә җыеналар. Шаляпин урамындагы Туберкулезга каршы көрәш диспансерының балалар бүлегенә ремонт таләп ителә дип мөрәҗәгать итүчеләр шактый булган. Моны истә тотып киләсе елда бинаны төзекләндерү күздә тотыла. Әлмәттә республика онкология диспансерының бүлекчәсе – радиология корпусын ачарга ниятлиләр.

Сәламәт кешегә сәламәтлеген сакларга кирәк

Татарстан туучылар саны, үлүчеләрнең аз булуы, халыкның табигый үсеше күрсәткечләре буенча Идел буе федераль округында беренче урында. Республикада уртача гомер озынлыгы 73 яшьне тәшкил итә.
2017 ел имгәнүләрне һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү елы иде. Бу өлкәдәге нәтиҗәләр турында сөйләгәндә министр балачагында имгәнгәнен искә төшерде.

Алтынчы сыйныфта укыганда текә таудан чана шуганым истә. Бу бик куркыныч урын, вакытында туктап калмасаң, машина йөри торган юлга очып чыгасың. Кыскасы, шунда шуганда нык кына билемне авырттырган идем. Ул чакта моңа әллә ни игътибар бирүче булмады: авыртты да, бетте. Нәтиҗәсен 32 яшемә җиткәч кенә сиздем. Балаларга кыш көне чана шуганда игътибарлы булу зыян итми, – дип кисәтте Адел Вафин.
 Министр әйтүенчә, сәламәт кешегә сәламәтлеген сакларга кирәк. Хәзер кан басымын, кандагы шикәрне, холестеринны үлчи торган җайланмалар бар. Күп нәрсә кешенең үзеннән дә тора.

Сүз уңаеннан, матбугат конференциясендә "Йөрәгеңне тыңла" һәм "Хәрәкәттә бәрәкәт" республикакүләм конкурсларга йомгак ясалды. “Хәрәкәттә бәрәкәт” бәйгесендә "Иң яхшы газета мәкаләсе" номинациясендә журналистбызы  Эльвира Мозаффарова беренче урынга лаек булды.  

Добойка: Медицина өлкәсендә дәүләт һәм шәхси партнерлыкның үрнәге булып “БарсМед” диагностика үзәге санала. Бу оешма бүген Татарстанда елына 60 меңнән артык тикшерү уздырган иң зур нурланыш диагностикасы радиология  үзәге. Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе программасы кысаларында үзәктә авыруларны бушлай да кабул итәләр. “БарсМед”ның филиаллары Бөгелмәдә, Алабуга, Чистай һәм Ижевск шәһәрләрендә уңышлы эшләп килә. Бу атнада исә Яшел Үзәндә дә тагын берсе ачылды. Хәзер шәһәргә якын яшәүчеләр тиз арада сыйфатлы тикшерү уза ала. Заманча җайланмалар, әйтик скрининг аппараты кешенең организмындагы үзгәрешләрне биш минут эчендә әйтеп бирә ала. Җайланма онкология авыруларын да вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. “Бу проект шәхси һәм дәүләт өлкәсенә караган медицинаның үзара хезмәттәшлек үрнәге. Безнең икебезнең дә максат бер – авыруларны беренчел стадиясендә ачыклау, вакытында медицина ярдәме күрсәтү. Татарстан югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча лидер санала. Ел саен 20 мең республика халкы аны бушлай файдалана”, – диде Адел Вафин филиал ачылышында.  

 

Фото: minzdrav.tatarstan.ru

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X