Саба таңнары

Без яшь чакта алай түгел иде, яки замана балалары нигә уйный белми? [+фото]

Уйный белми хәзерге балалар. Телевизор, планшет, смартфон, компьютер булса, шул җитә аларга. Безнең балачактагы сәгатьләр буе кереш тарттырып сикерүләрне, ватык телефон, лапта уеннарын белми дә, аңламыйлар да. Әллә хәзерге балаларны уйнарга өйрәтергә кирәкме? Электәге уеннарны кабат кайтарсаң, алар янә популярлашып китмәс идеме икән? Кыскасы, «ШК» журналистлары тәҗрибә үткәрергә уйлады. Телефонга...

Әти-әни - аниматор

Халык уеннары элек-­электән килгән. Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез балачаклары турында сөйләгәндә, гел «Дүртпочмак­лы», «Ал кирәк, гөл кирәк» кебек уеннарны искә алалар иде. Төптәнрәк уйласаң, бу уеннар халкыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдыра, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу чарасы да бит. Җитмәсә элеккеге уеннар сәламәтлек өчен дә файдалы, балаларда өлгерлек, тапкырлык, кешелеклелек, сабырлык сыйфатларын арттыра.

Кызымның туган көнендә аниматор ялламадык быел. Сынап карарга булдык, элеккеге уеннарны үз итәрләрме икән? Әллә телефондагы заманча уеннарны өстен күрерләрме? Кыскасы, кызларга балдак салыш уенын тәкъдим иттек. Аннары «ватык телефон», «ашарга ярый, ярамый» кебек уеннар хутка китте. Баштарак гаҗәпләнеп калсалар да, ахырдан, телефоннары кайда икәнен дә оныткан балаларны туктатып булмады. Әле дә «әйе, юк димәскә, ак карага тимәскә» уенын уйныйк, ди кызым. Тәҗрибә күрсәткәнчә, балаларга күрсәтергә, өйрәтергә генә кирәк икән. Аларга уйнаудан бигрәк, бу процесста әти-әнинең катнашуы да мөһим бугай.

Психотерапевт, психолог Римма Нәбиуллина да, элеккеге уеннар бала психологиясенә уңай тәэсир итә, дип саный.
Хәзер телевизорны ачсаң, балаларга уңай эмоцияләр алырга мөмкинлек биргән мультфильмнар аз. Геройларын танырлык түгел, образларны аңлап булмый. Электәге яхшы күңелле, шәфкатьлелеккә өйрәтә торган мультфильмнар сирәк очрый. Компьютердагы уеннарны әйтмим дә. Гомумән, ул гаджетлар, заманча компьютер уеннары балада агрессия уята. Тәҗрибә күрсәткәнчә, еш кына аларны уйнаган балада кемгәдер сугу, үч алу теләге туа. Төрле атыш, тизлек җыюга корылган уеннар баланың психологиясенә начар тәэсир итә. Ә электәге уеннар сизгерлекне, сүз байлыгын, җитезлекне арттыра. Кешелек­ле, ярдәмчел булырга өйрәтә, - ди психолог.

Тукай урамы бәйрәме

Балтач районы Арбор авылында инде дүртенче ел Тукай урамы бәйрәмен уздыралар. Чараның төп шарты - бала нинди дә булса шигырь сөйләргә тиеш. Аннары көне буе уйнап, җырлап күңел ачулар китә. Әлеге чараны оештыручы коллегабыз Зөлфия Хәлиуллина:
- Борынгы җырларга, биюләргә игътибар бирелә, ә менә халык уеннары турында аз сөйләнә. Югыйсә электәге уеннар төрле күнегүләрдән тора, спорт белән шөгыльләнү, зирәклекне арттыруны да үз эченә ала. Хәзерге уеннарда балалар арасында аралашу, элемтә юк, ә элек бер-берсенең күзенә карап уйнаганнар. «Тамчы там» уенын гына алыйк. Бу уен дуслыкны ныгыта, балаларны якынайта. Шуңа да Тукай урамы бәйрәмендә дә элеккеге уеннарны кире кайтарырга тырышабыз. Үзебез дә балачакта әбиләребездән, сез кечкенә чакта нинди уеннар уйный идегез, дип кызыксына идек.хәзер дә үз балаларыбызга, оныкларыбызга шул уеннарны буыннан буынга күчереп өйрәтү мөһим дип саныйм. Аннары кайбер уеннарны заманчалаштырырга, үзгәртергә дә була. Әйтик, шәһәр уенында (сүзнең соңгы хәрефенә яңа шәһәр исемнәре уйлап әйтергә кирәк) язучылар яки укыган китаплар исемнәрен әйтергә була, - ди Зөлфия Хәлиуллина. Бу юлы да Тукай бәйрәмендә совет заманындагы лапта, скакалка сикерү, тагын башка кызыклы уеннарны үз иткән балалар. «Гөлбану» уенын аеруча ошатканнар. Бер кечкенә кыз үзе теләп уртага кергән дә, «Син уртада, без кырыйда - әйләнәбез, Гөлбану, син ни кушсаң, ни эшләсәң, шуны эшләргә могу», - диюгә, шпагат ясаган. Кабатлап кара Гөлбануны? Уен аша бала сәләтен, мөмкинлекләрен күрсәтә ала.

Казанда балачак музее булдырырга кирәк

Вахитов районының 77нче балалар бакчасында да борынгы уеннарга зур игътибар бирәләр. Бу эштә алар беренчеләрдән булып республикадагы ишегалды уеннары тупланган «Казанда балачак музее» дигән китапны куллана башлаганнар. Хәзер Вахитов районының 63, 66, 212нче балалар бакчаларында да тәрбиячеләрнең өстәл китабына әйләнгән ул. Уеннарны ата-аналар өчен ачык иртәләрдә, урамда уйнаганда, көндәлек тормышта кулланалар. «Иң сөендергәне: балалар әкренләп уеннарны үзләре оештырып уйнарга өйрәнәләр», - диләр тәрбиячеләр. Китапның авторы, «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупованың бу китапны бастыру идеясе Швециядә танылган балалар язучысы Астрид Линдгрен иҗатына багышланган Юнибакен музеен күреп кайтканнан соң туган. Гадәти булмаган музейда балаларның күңел ачулары, үзләрен төрле һөнәр иясе итеп тоеп карый алулары, әкияти геройлар арасында вакытларын файдалы, кызыклы үткәрүләре җәлеп иткән Венера ханымны. Кыс­касы, 2007 елда ул Казанда да шундый балачак музее оештырырга кирәк дип янып-көеп йөри башлаган. Газета укучылардан борынгы уеннар турында мәгълүматлар җыйган. Бәйге формасын алган бу эзләнүләр өч ел дәвам иткән. Балачак музее төзелмәсә дә, 1930-90 еллардагы иң популяр 132 төрле уен тупланган «Казанда балачак музее» китабы басылып чык­кан.

- Соңгы берничә дистә ел эчендә балалар арасында уеннарның популярлыгы кими, буыннан буынга тапшырылып килгән уеннар онытыла бара. Бу күренеш аеруча егерменче гасырның 90нчы елларында актив күзәтелә. Балалар арасында компьютер уеннары актив тарала, алар бер-берсе белән аралашып, актив хәрәкәтләргә нигезләнгән уеннар уйныйсы урынга, көннәр буе өйдән чыкмыйча, монитор каршында утыралар. Ә ишегалларында аларның урыннарын машиналар ала башлады, ишегаллары тарайды. Анда этләрен йөртергә чыгучылар саны артты. Әмма эт хуҗаларының куркынычсызлык таләпләренә артык исләре китми. Шунлык­тан, әти-әниләр балаларын ялгыз гына урамга чыгарырга да курка. Эштән кайткач, баласы белән урамга чыгарга аларның инде вакытлары да калмый. Нәтиҗәдә, балага өйдә утырырга туры килә, бусы - аны уеннан аеруның икенче мөһим сәбәбе булып тора. Шуңа да балаларга куркынычсыз шартлар тудырган, аларның мәнфәгатьләрен исәпкә ала торган махсус урын булдырылырга тиеш. Мин Казанда балачак музее төзү турында хыялланам. Ул гадәти булмаган музей булырга тиеш: анда Татарстанда элек-электән таралган ишегаллары уеннарын, милли уеннарны уйнарга өйрәтүчеләр булырга тиеш дип уйлыйм, шулай ук анда авыллар тарихы, татар әкиятләре геройлары белән танышу өчен шартлар тудырылырга тиеш, дип күзаллыйм. Бу туристларны җәлеп итү өчен дә бер мөмкинлек булыр иде. Элекке уеннарны кире кайтару бик мөһим бурыч, чөнки ишегалды, урам уеннары физик сәләтне үстерә, төркемдә эшләргә, аралашырга, бердәм булып яшәргә өйрәтә, уен барышында баланың лидерлык сыйфатлары ачыла, эрудиция үсә, зирәклеге, дөньяны танып белүе арта. Хәзерге компьютер уеннарының бала сәламәтлегенә, аеруча күзләргә зыянын аңлаган ата-ана бу мәсьәләгә җитди карарга тиеш, - ди Венера Якупова.

Балалар элек тә шундый булган, хәзер дә - шук, шаян, йөгерергә, сикерергә ярата. Кызганыч, хәзерге заман балалары моны виртуаль дөньяда башкара. Алар өчен компьютер уеннарындагы геройлар сикерә, балалар төймәгә басып шул образлар белән идарә генә итә. Ләкин тиешле юнәлеш бирсәң, бала интернеттан, телефоннан бик тиз аерыла икән бит. Бары игътибарлы булырга, иренмәскә, бала белән уртак тел табарга гына кирәк. Тик хәзерге әти-­әниләргә тыныч кына утыр­ган, компьютер белән дус булган балалар кулайрак бугай шул.

Балаларны зирәклеккә өйрәтә торган совет заманындагы файдалы уеннар:

«Песи, песи, каймак нинди төстә?»

Санамыш ярдәмендә «песи» билгеләнә. Түгәрәктә торган балалар барысы бергә: «Песи, песи, каймак нинди төстә?» - дип сорыйлар. «Песи» бер төсне атый да, балалар, төркем буйлап йөреп, шул төстәге әйберне табалар.

«Атып чыгарышлы уены»
Ике уенчы капма-каршы баса. Аларның максаты - уртадагы бер төркем уенчыларга туп тидерү. Ә уртадагылар туптан качарга тиешләр. Очып барган тупны тота алганга бер балл языла. Димәк, бер тапкыр туп тисә дә, ул әле уенда кала дигән сүз. Ахырдан уртада бер генә уенчы калгач, аңа ничә яшь, туп атудан шул кадәр сакланырга тиеш булачак. Эләктерсә - җиңелә.

«Мин беләм биш кыз исемен»
Уенчы тупны җиргә бәреп, мин беләм биш кыз исемен ди һәм туп җиргә тигән саен, биш кыз исемен атарга тиеш була. Аннары кыз исемнәрен башка әйберләр алыштыра, әйтик, мин беләм биш малай, чәчәк, агач, китап, шәһәр исемен. Гадәттә, туп уйнаганда бу исемнәр тиз генә искә төшми. Уенчы биш исемне берьюлы әйтеп бетергәч кенә киләсе турга күчә ала.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: