Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген 22 градус җылы булачак

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 17 сентябрьдә Татарстанда явым-төшемсез, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә, иртәнге сәгатьләрдә төнлә төшкән томан саклана. Андый урыннарда күз күреме 500 метрдан кимергә мөмкин. Татарстанда көндезге сәгатьләрдә уртача һава температурасы 17-22 градус җылы булачак. Көньяк һәм...

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 17 сентябрьдә Татарстанда явым-төшемсез, аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә, иртәнге сәгатьләрдә төнлә төшкән томан саклана. Андый урыннарда күз күреме 500 метрдан кимергә мөмкин.

Татарстанда көндезге сәгатьләрдә уртача һава температурасы 17-22 градус җылы булачак. Көньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнарда иң җылысы булачак - температура 22 градуска кадәр шул районнарда күтәрелә.

Сабада да явым-төшем көтелми, һава температурасы 15-18 градус булачак.

18 сентябрьгә каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Һава температурасы 6-11 градус җылы булачак.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев