Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Бүген бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру башланды

Бүген, 25 майда, Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабын тапшыру башлана. Беренчел мәгълүматлар буенча имтиханнарда 725 мең кеше катнаша. Шуларның 650 меңе - быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. БДИ тапшыру өчен Россиядә 5,7 мең махсус пункт булдырылган, 40 меңләп җирле, меңнән артык федераль иҗтимагый күзәтүчене тарту планлаштырыла. Моннан тыш 2 мең...

Бүген, 25 майда, Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабын тапшыру башлана. Беренчел мәгълүматлар буенча имтиханнарда 725 мең кеше катнаша. Шуларның 650 меңе - быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары.

БДИ тапшыру өчен Россиядә 5,7 мең махсус пункт булдырылган, 40 меңләп җирле, меңнән артык федераль иҗтимагый күзәтүчене тарту планлаштырыла. Моннан тыш 2 мең онлайн-күзәтүче һәм 140 федераль эксперт та катнашачак.

Бүген 11 сыйныфны тәмамлаучылар география һәм әдәбияттан имтихан тапшыра.Татарстанда география фәненнән имтихан тапшыручылар саны - 292, ә әдәбиятны сайлаучылар - 1037 кеше. Республикада бүгенге имтихан 86 пунктта тапшырыла.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев