Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Россиядә “Яровая законы” гамәлгә керде

1 октябрьдән башлап, кулланучыларның соңгы 30 тәүлектәге интернет-трафигын алты ай саклаячаклар.

Россия Федерациясендә законга кертелгән террорчылыкка каршы төзәтмәләр пакеты 1 июльдән гамәлгә керде. Бу пакетны “Яровая законы” дип тә атыйлар. 2016 елның 7 июлендә Россия Президент имзалаган пакетның бүген үз көченә керүен "Интерфакс" хәбәр итте.

Әлеге документ буенча, элемтә һәм интернет-компания операторлары текст һәм тавыш белән язылган хәбәрләрне, рәсемнәрне, тавышларны, видео һәм башка электрон хәбәрләрне 6 айга кадәр сакларга тиеш. 

2018 елның апрелендә хөкүмәт элемтә операторлары өчен кагыйдәләрне раслады. 1 июльдә үз көченә кергән карар буенча, телеком-компанияләр 6 ай дәвамында сөйләшүләрнең аудиоязмаларын һәм SMS-хәбәрләрне сакларга бурычлы. Шул ук вакытта хөкүмәт элемтә операторлары өчен кулланучылар интернет –трафигын саклауны кичектерде. 2018 елның 1 октябреннән элемтә операторлары 6 ай дәвамында кулланучыларның соңгы 30 тәүлектәге интернет-трафигын сакларга тиеш булалар. Саклау өчен техник чаралар күләме, файдалануга тапшырылганнан алып, 5 ел дәвамында, ел саен 15 процентка артачак.

Мәгълүматны башка операторлар серверында сакларга мөмкин. Моны Федераль Куркынычсызлык хезмәте белән килештереп эшләргә кирәк булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: https://pixabay.com | lethutrang101

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев