Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразовага - 35 яшь [интервью, фото, видео]

Бүген 8 гыйнвар көнне Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова туган көнен билгеләп үтә. 2017 ел Гүзәл өчен аеруча истәлекле - җырчыга 35 яшь тула! Сезнең игьтибарга "Безнең гәҗит"тә 2015 елның 8 апрелендә басылып чыккан Гузәл Уразова һәм Илдар Хәкимов белән интервью тәкъдим итәбез. Халык яратканда, сәхнәдә булырга исәп Безне күреп,...

Бүген 8 гыйнвар көнне Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова туган көнен билгеләп үтә. 2017 ел Гүзәл өчен аеруча истәлекле - җырчыга 35 яшь тула! Сезнең игьтибарга "Безнең гәҗит"тә 2015 елның 8 апрелендә басылып чыккан Гузәл Уразова һәм Илдар Хәкимов белән интервью тәкъдим итәбез.

Халык яратканда, сәхнәдә булырга исәп

Безне күреп, дүрт-биш кеше саф татарча «Исәнмесез!» диде, кемдер елмайды, кемдер баш какты, икенче берәүләр, шушы мизгелне эләктереп калу өчен, телефоннарына үрелде. Кыскасы, билгеләнгән җиргә барып җиткәнче игътибар үзәгендә булдык. Дөресрәге, алар булды - Гүзәл УРАЗОВА белән Илдар ХӘКИМОВ. Кеше мыж­лап торган сәүдә үзәгендә танылган артистлар белән интервью уздырырга уйласаң, шулай була икән.

«ЭШЛИБЕЗ ДӘ, БАЛАЛАР ДА ТӘРБИЯЛИБЕЗ»

- Хәлләрегез ничек? Балалар үсәме?

Гүзәл: Хәлләр, Аллаһка шөкер, әйбәт. Балалар үсә. Самирга да җиде ай булды инде. Эллари 4нче класс­ны тәмамлый. Чыгарылыш кичәсенә һәм йомгаклау им­тиханына әзерләнәбез. Ками­ләгә ике яшь ярым.

Илдар: Өйдә балалар бакчасы инде хәзер - рәхәт (көләләр).

- Әни кеше болай да беләдер, әтиләреннән сорыйк әле: кызлар тизрәк үсәме, Илдар, әллә малаймы?

Илдар: Кызлар да тиз үскән иде, малай да күзгә күренеп егет булып бара. Әле беркөн­не аптырап карап тордым: кайчан гына «ходунки»ны бар дип тә белми иде, хәзер өстәл асларына кадәр кереп, шакылдап йөри.

- Апалары Самирдан көн­ләшмиме?

Илдар: Юк. Зурысы Эллари сигез ел берүзе булды да, хәзер бер-бер артлы сеңел белән энекәш алып кайттык, шуңа күрә анысы Самир тугач, миңа игътибар болай да аз иде, хәзер бөтенләй дә бетә икән, дип кул селтәде (көлә). Мин шунысына аптырыйм: кечкенә булса да, Камиләсе дә көнләшми бит аның.

Гүзәл: Әле Самирның кул-аякларын үбеп, «красавец» дип яратып китә. Ә Эллари сеңлесенә - кызым, энесенә улым, дип йөри.

- 2010нчы елда биргән бер интервьюгызда «Безнең хыял - өч бала табу» дигән булгансыз…

Гүзәл: Әле бөтенләй ки­яүдә дә булмаганда бер интервью биргән идем. Өч бала булса, әйбәт инде, дип җавап биргәнемне хәтерлим. Без үзебез дә гаиләдә өч бала үстек, Илдарлар да өчәү. Аллаһы Тәгалә шулай кушкандыр инде, күрәсең - өч бала алып кайту насыйп булды.

- Хәзер җырчылар арасында «бәби-бум» күзәтелә. Сездән соң тагын берничә җырчы өченчеләрен алып кайтты…

Гүзәл: Әгәр дә миннән үрнәк алып, өченчеләрен алып кайткан булсалар, мин моңа сөенәм генә.

Илдар: Ел саен 140-150 концерт биреп, иҗатның иң югары ноктасына күтәрелгәндә, бар нәрсәне читкә куеп торып, өченче бала алып кайту безнең өчен гаиләнең беренче урында булуын аңлатадыр. Эшен дә эшлибез, шул арада балалар табып, аларга тәрбия бирергә дә өлгерәбез.

- Күз тияр дип тә курык­мыйсыз: балала­ры­гыз­ның фотосын интернет челтә­ренә куясыз…

Гүзәл: Журналистлар һәрвакыт шул сорауны бирә, ә үзләре гел гаилә белән төшкән фотоны сорый.

Илдар: Фотоны ничектер эшкәртсәң, күз тими бит, оригиналын гына куярга ярамый.

«ТАБАК-САВЫТ ШАЛТЫРАТЫРГА ВАКЫТ ЮК»

- Ир белән хатын булып яши башлавыгызга - 12 ел. Шушы гомер эчендә кем кемгә түзә: Гүзәл - Илдаргамы, Илдар Гүзәлгәме?

Илдар: Тормыш булгач, һәрвакыт нәрсәгә дә булса түзәргә туры килә. Мин аны түземлек дип түгел, сабырлык дип әйтер идем. Безнең Гүзәл белән бергә булуыбыз - бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп, яратып яшибез дигән сүз.

Гүзәл: Шундый сүз бар «Беренче сөйгән яр - Алла­һы Тәгаләдән, икенчесе - ке­ше­дән, өченчесе - шайтаннан». Шуңа күрә, беренче сөйгән ярга түзмичә, икенче-өченчесен эзләп кит­кән кешеләр дөрес юлда түгел.

Илдар: Аллаһка шөкер, без шундый тыныч, шундый матур яшибез. Хәзер ун елдан артык бергә яшәгәч, уйларыбыз да бертөрле инде безнең. Өч баланы тәрбияләргә, концертлар бирергә, башка эшләрне карарга, әле шул арада яшәргә дә кирәк. Әгәр шунда бер юк кына мәсьәлә буенча бәхәсләшеп тә торсак, вакытны ничек җиткерергә?

Гүзәл: Чыннан да, безнең табак-савыт шалтыратып торырга вакытыбыз да юк.

- Бер-берегезне яхшы беләм дип уйлыйсызмы?

Илдар: Мин Гүзәлне яхшы беләм. Яраткан төсе - ак, яраткан ризыгы - пешкән булсынмы ул, кыздырылганмы - балык (Гүзәл иренең һәр сүзен җөпләп утырды).

Гүзәл: Мин Илдарны 99 процентка беләм дип уйлыйм.

Илдар: Күп бирәсең әле син (көлә).

- Күптән түгел шундый хәл булды: бер җырчы пар концерт куярга барганда ызгышып китеп, хатыны машинадан ук төшеп калган, ире концертны үзе генә куеп кайткан иде. Сезнең гаиләдә чыккан тавыш аркасында концертны өзгән булмадымы?

Гүзәл: Безнең мөнәсәбәт­ләр ул безнеке генә һәм ул безнең өйдә кала. Гаиләдә нәрсә генә булса да, аңа халык гаепле түгел бит. Артист кеше үзен һәм тамашачысын хөрмәт итсә, алай эшләмәс.

Илдар: Ачуланышкан килеш сәхнәгә чыгуыбыз, булса да, бер-ике генә тапкыр булгандыр. Ул бик авыр нәрсә. Бәлки, без начар актерлардыр - мәхәббәтне уйный алмыйбыз. Күңелебездә нәрсә бар, тамашачы сәхнәдә шуны күрә. Алдап авыз ерганыбыз юк. Халык ялганны барыбер сизә ул.

- Кияүгә чыккан гына вакытта «кухнядан чыкканым да юк» дип, бер интервью биргән булгансың, Гүзәл. Хәзер кухняга кергәнең бармы?

Гүзәл: Хәзер дә кухня тирәсендә йөрим мин. Вакыт булса, ашыйсы килсә, тиз генә берәр нәрсә әзерләп атам. Вакыт булмаса, беркем дә ачуланмый.

- Илдар кухняга кермиме соң?

Илдар: Болай мин тәмле пешерәм…

Гүзәл: Соңгы елларда ашап караган гына юк (көлешәбез).

- Илдар, син интервью саен Гүзәлне мактыйсың, аның җырчы буларак киләчәге якты, шуңа аны күтәрергә кирәк, дисең…

Илдар: Шулай дим һәм диячәкмен дә. Гүзәлне беренче тапкыр ишетүгә, тавышына гашыйк булдым. Бала, теле ачылу белән, Гүзәл Уразова дип әйтә белә, җырларын танып сикергәли икән, бу күп нәрсә турында сөйли.

- Гүзәл, бу урында син дә нәрсәдер әйтеп куярга тиеш кебек…

Гүзәл: Мин янәшәмдә шундый юлдашым һәм дәрәҗәле артист булуы белән көчле. Безнең концерт программабыз уртак. Илдарның бер сүзе бар: «Бер аяк чатанласа, алга китеп булмый». Без икебез дә югары дәрәҗәдә иҗат итәргә тырышабыз. Мин Илдарны беренче тапкыр сәхнәдә Салават концертында күрдем. Мин генә түгел, аны бөтен Казан күрде! Илдар Казан өчен ачыш иде. Шул беренче күргәннән алып бер тапкыр да Илдарны үземнән түбәнрәк җырчы, дип уйлаганым булмады.

«МОҢ «ДНК»БЫЗГА СЕҢГӘН»

- Бүгенге татар эстрадасына диагноз куегыз әле.

Илдар: Мокытлыкның ялкынсынуы. Хәзер җырда нота никадәр әзрәк, шулкадәр яхшырак дигән тенденция китте. Өч ноталы җыр, диләр иде, хәзер бөтенләй ике нотага калды. Дөрес, бу вакытлы күренеш.

Гүзәл: Минем диагноз - һә­вәскәриоз. Күп кеше хәзер һәвәскәрне профессионалдан аермый, шуңа күрә бүленеш кирәк. Әйтик, телевидениедә булса, фәлән кадәр вакыт - һәвәскәрләргә, фәлән кадәре - ретро җыр­ларга, фәлән кадәре хәзерге эстрадага бирелсә, яхшы булыр иде. Ике ноталы җырлар модасын мин дә вакытлы күренеш дип уйлыйм. Милләтебезнең моңы ничек бар, шулай калачак.

Илдар: Моң һәр татар ке­шесенең, ул кайда гына яшәсә дә, ДНКсына сеңгән инде. Шуңа ул буыннан-буынга күчәчәк.

- Ни өчен татар җыры дөнья күләмендәге сәхнәгә чыга алмый икән? Моңа композитор гаеплеме, шагыйрьме, әллә артистмы?

Илдар: Барыбыз да гаепле.

Гүзәл: Бу сорауны мин дә үземә бирәм. Дөнья күләменә бик чыгар идек, тик безне ан­да алып барып җиткерердәй кеше юк.

Илдар: Дөрестән дә, җырны популярлаштыру белән продюсер шөгыльләнә. Ә бездә көчле продюсерлар күренми.

- Татар эстрадасында уртача 600 җырчы, диләр…

Гүзәл (мине бүлдереп): Шулай гынамыни? (Көлешәбез). Ялгышасың, тагын да күбрәк.

- 600 дип алсак та ярап торыр. Беренче урында - иң яхшы, 600нче урында иң начар җырчы, дип саныйк. Сез ничәнче урында?

Илдар: Моны сез дә, без дә бәяли алмыйбыз. Җырчыны кем җыр­чы иткән? Халык! Популяр­лыкның бер күрсәт­кече бар - касса концертлары. Ун ел буена залны мәҗбүри тутыруның бернинди механизмы да юк. Бер генә юл бар - дөрес юл. Анысы иң катлаулысы, әмма иң нәтиҗәлесе. Менә шул юл гына безне ун ел эстрадада йөртә. Акча, элемтә, башка ресурслар ярдәмендә халыкны тотып торып була, әлбәттә, күп дигәндә, 3-4 ел - бетте! Кая гына барсак та, безнең зал тулы. Шунлыктан мин үзебезне беренче унлыкта дип саныйм. Алай түгел, дип дәлилләүче булса, мин аның белән күзгә-күз карап сөйләшергә әзер.

Концертларыбызга халык йөрми башласа, башка эш белән шөгыльләнәчәкбез. Кай­­да гына эшләсәк тә, тырыш­лыгыбыз җитә, төшеп кал­мая­чакбыз, җитеш тормышта яшәячәкбез. Ә җырлау - без­нең яраткан эшебез. Халык яратканда, сәхнәдә булырга әле исәп.

- Татарстанның караңгы бер авылына чакырсалар, концерт куярга барасызмы?

Илдар: Моңарчы авыллар буйлап концерт биреп йөргән булмады. Күптән түгел Тархан авылыннан Илдар исемле клуб мөдире мөрәҗәгать итте. Концерт сезоны башлангач та барырга вәгъдә бирдек.

Безнең театр бар бит. Анда 17 кеше эшли, аларның барысына да хезмәт хакы түләргә, юл чыгымнарын исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә 150 урынлы залы гына булган авылларга концерт белән йөри алмыйбыз - шунысы аңлашылсын иде.

Гүзәл: Теләгән кеше авыл­дан район үзәгенә дә килеп карый ала бит. Безгә кайбер район үзәкләрендә: «Сез программагызны кыскарткансыздыр инде, зур шә­һәр­ләрдәге кебек үк бирмә­гәнсездер», - диләр. Алай түгел. Мәскәүдә нәр­сә тыңлыйлар, кечкенә район үзәгендә дә шуны ук ишетәләр.

- 150 кешегә җырламау һаман да шул финанс мәсь­ә­ләсенә килеп төрте­ләме, әллә инде, аз тамашачы алдында җырлап, дәрәҗәбез төшә, дисезме?

Илдар: 100 кеше дә кеше. Жырның ертыгы булмаган кебек халыкның да кимсетелгәне юк. Барысын да хөрмәт итәбез. Ләкин безнең Русия буйлап концертлар бирәсе шәһәрләр исемлеге бик зур. Барысына да өлгереп булмый. Без өлгермәгән җирләргә башка артислар бара. Анысы өчен борчылмасагыз да була. Хәзер авыларда да көн дә концерт!

- Туган авылларыгызда концерт биргәнегез бармы?

Илдар: 9дамы, 10дамы укыганда авылда концерт бирә идем. Обой артына «Илдар Хәкимов концерты» дип афиша язып элә идек. Ул вакытта биш сум булдымы икән инде аның бәясе. 300 кешелек залда 450ләп кеше булыр иде. Хәзер авылга концерт белән кайта алган юк шул. Кышын кайтып булмый - клубка якмыйлар, ә җәй көне безнең ял вакыты. Бер елны авылдашларны үзебезнең автобус белән район үзәгендәге концертыбызга китерткән идек.

Гүзәл: Бардада ел саен өч-дүрт концерт биреп ки­тәбез, Сабантуйга кайтып җырлыйбыз. Хәзер Бардада балалар арасында өстәл теннисы буенча турнирлар уздыра башладым. Туган якка кулдан килгәнче ярдәм итеп торасы килә.

- Социаль челтәрләрдә сезне, «йолдызланган», дип гаепләүчеләр дә бар…

Илдар: Кеше белән аралашмый торып, аның турында, бу масайган әле, дип әйтергә ярамый. Мин үзем укытучылар гаиләсеннән. Әти-әни тиешле тәрбияне биргән, шуңа күрә бервакытта да борын күтәреп йөреп булмады да, булмаячак та.

Гүзәл: Бервакыт бер дус­тымның кызына тун сайлашырга бардым. Сәүдә үзәгендә йөрибез шулай, каршыма бер апа килеп басмасынмы?! «Гүзәл, синме соң бу, нишләп йөрисең монда?» - дип карап тик тора, җен күргән диярсең! Мин аңа нәрсә дип җавап бирергә тиеш? «Әйе, мин идем шул», - дип елмайдым да китеп бардым. Бу апа арттан йөри! Син минем белән ник сөйләшмисең, дип үпкә сүзләре белдерә әле ул. Мин бит аны белмим. Аннан соң, безнең фанат кебек, хәлләрне сорашмый, ярдәм итәм, дип йөрми бит ул.

Яхшы кешегә мин һәрвакыт яхшы. Тик начар итеп эн­дәшкән кешегә «исәнме, кодагый» дими чара юк инде.

Илдар: Минем кайбер кешеләрнең «очып китеп» барганын карап калганым бар. Вакыт үткәч карыйсың - төшкән, үз урынына кайткан. Йолдызның берничә яну фазасы бар бит: башта ул бик нык балкый, аннары уртачарак, аннан соң җемелдәп кенә яна башлый. Һәр әйбер вакытлыча - шуны аңларга кирәк. Бүген йолдызланып йөрсәң, иртәгә йолдыз кебек пыскып сүнәргә дә мөмкинсең.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев