Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген туган көнен билгеләп үтүче Сәкинә Шәймиева нинди хатирәләр барлый? [+фотолар]

Бүген Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә ханым туган көнен билгеләп үтә, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина. Сәкинә Шәймиева 1939 елның 23 августында Казанда туган.

2016 елның апрелендә "Татар китап нәшрияты" Сәкинә Шәймиеваның "Минтимер күләгәсендә" китабына яңа өстәмә басма чыгарды. Беренче тапкыр бу китап 2007 елда нәшер ителде һәм укучылар арасында зур кызыксыну уятты. Китап бик тиз таралып беткән, шул вакыттан бирле нәшриятка китапны яңадан бастыру турында күпсанлы үтенечләр белән мөрәҗәгать иткәннәр.

"Татар китап нәшрияты" Сәкинә Шәймиевага шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. Ул элеккеге басмага Шәймиевләрнең бүгенге тормышы турында берничә бүлек өстәргә ризалаша. Китап шулай ук гаилә архивыннан яңа фотографияләр белән тулыландырылган.

"Минтимер күләгәсендә" китабы 2008 елда басылып чыккан иде. Китап сатылып беткән, Татарстан китап нәшрияте 2016 елда китапны яңадан бастырып чыгара. Китап нәшрияте директоры Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, яңартылган басманың тиражының яртысы укылып беткән.

Китапка өч яңа бүлек - "2016 елдан караш", "Өйдәге "оппозициясенең" җиңүе", "Безнең бәхет" бүлекләре өстәлгән.

Бу бүлекләрдә Сәкинә Шәймиева тормыш иптәшенең Республика Президенты вазифасыннан китүе хакында, үзләренең бүген ничек яшәүләре, гаилә бәхетләре хакында яза.

"Өй "оппозициясенең" җиңүе" бүлегендә Сәкинә Шәймиева, мөмкин кадәр иртәрәк республика Президенты вазифасын калдыруын сораганы өчен Минтимер Шәймиев тарафыннан "өйдәге оппозиция" дип аталуын яза. Сәкинә Шакировна язуынча, Татарстанның беренче Президенты вазифасыннан 2005 елда ук китәргә теләгән, әмма Россия Президенты Владимир Путин аны бу фикереннән кире кайтырга үгетләгән.

"Аның 2010 елда, вәкаләтләрен Рөстәм Миңнехановка тапшырып китәчәген алдан белә идегезме дип еш сорыйлар" , - дип яза Сәкинә Шәймиева. Һәм бу вакыйганың ничек булганын да сурәтли. "Безнең гаиләдә, ул үзе әйтмәсә, беркем дә аннан берни турында да сораштырмый. Билгеле, мин аның бу турыда уйланганын сизенә идем. Бу хакта анык фикергә килер өчен миңа... көчек баласы ярдәм итте. Эш шунда ки, аның һәрвакыт эт аласы килгән иде, аңа берничә тапкыр көчек бирделәр, әмма ул, үтә җаваплы кеше буларак, җан ияләренә кешечә карарга , кирәкле игътибар бирергә кирәк дип, һәрвакыт аларны яхшы кулларга тапшыра иде. Үзе, республика җитәкчесе буларак, бу вазифаны үзенә алырга мөмкинлеге юк иде... 2009 елда аңа туган көненә эт баласы - көнбатыш себер лайкасы токымлы көчек бүләк иттеләр. Көчек аңа ошады. Ул аны без яшәгән бакчада калдырды, аңа оя, урын ясауны сорады. Шунда ук Тукайча исем - Маэмай дип кушты, татарлар этләрне яратып шулай дип атый. Шуңа күрә, үзенең карары турында әйткәндә, бу миңа яңалык булмады. "

Китапның яңа бүлегеннән фотолар:



Минтимер Шәймиев Маэмай белән



Татарстан Президентының Рөстәм Миңнехановның инаугурациясендә. 2010 елның 25 марты



"Безнең бөтен гаилә җыелгач". 2015 елның 31 декабре.

Гөлүзә ВАСИЛОВА
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев