Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүгеннән районның ау биләмәләрендә җәнлекләр­не исәпкә алу башланды

Районның ау биләмәләрендә 1 гыйнвардан җәнлекләр­не исәпкә алу башланды. "Җәнлекләрне санауның кышкы маршруты" 29 февральгә кадәр дәвам итә. Әлеге мөһим чараны хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсенең район бүлеге начальнигы Марсил Галимуллин җитәкчелегендә 8 егерь үткәрә. Районның ау биләмәләре 54 маршрутка бүленгән һәм гомуми озынлыгы 456 километрга җитә. Шуның 92 километры...

Районның ау биләмәләрендә 1 гыйнвардан җәнлекләр­не исәпкә алу башланды. "Җәнлекләрне санауның кышкы маршруты" 29 февральгә кадәр дәвам итә. Әлеге мөһим чараны хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсенең район бүлеге начальнигы Марсил Галимуллин җитәкчелегендә 8 егерь үткәрә. Районның ау биләмәләре 54 маршрутка бүленгән һәм гомуми озынлыгы 456 километрга җитә. Шуның 92 километры - урманнардан, 364 километры басулардан үтә. Үткән еллардан аермалы буларак, быел маршрутларны кар чаналарында узарга рөхсәт ителми. Егерьлар урман-басуларда җәяү һәм чаңгыда йөриләр. Җәнлекләрне исәпкә алу өчен аларның эзләрен саныйлар. Исәпкә алынасы маршрутта алдагы көнне барлык эзләрне бетереп чыгалар. Ә икенче көнне шунда салынган эзләрне саныйлар. Марсил Галимуллин әйтүенчә, җәнлекләрнең һәркайсы эзләре буенча таныла. "Безнең ау биләмәсендә нигездә куяннар, төлкеләр, кабан дуңгызлары, пошилар, сусарлар яши. Кайчак чит территориядән килеп кергән бүреләр, селәүсеннәр очраштыргалый, ләкин алар бик аз. Үзебез үткән маршрутта 50-70 метр киңлектә очраган кыр тавыгы, көртлек, урман тавыгы кебек киек кошларны да саныйбыз. Егерьлар 8 маршрутта эшләделәр инде. Җәнлекләрне исәпкә алу өчен кар яумаган көн, температураның 25 градустан түбән булмавы кирәк. Әлегә һава шартлары уңайсызрак. Шуңа да карамастан, кышкы маршрутны тиешле вакытта үтәчәкбез",- ди Марсил Галимуллин. Җәнлекләрне исәпкә алу эшен уздырып, мәгълүматларны эшкәрткәннән соң, аларны республикада тоту лимитлары билгеләнәчәк, ә шулай ук ауга чикләүләр кертү кирәклеге турында карар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев