Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәхетле балачак бәйрәме [+фоторепортаж]

Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, нур өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көне буларак истә кала. Илебездә 1949 елдан бирле билгеләп үтелә. Районыбызда да 1 июнь балалар көтеп алган көнгә әйләнде. Әлеге дата өлкәннәргә күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген искәртә. Быел кичке якта үткәрелгән бәйрәм дә чын...

Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, нур өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көне буларак истә кала. Илебездә 1949 елдан бирле билгеләп үтелә.
Районыбызда да 1 июнь балалар көтеп алган көнгә әйләнде. Әлеге дата өлкәннәргә күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген искәртә. Быел кичке якта үткәрелгән бәйрәм дә чын мәгънәсендә балалар Сабантуе төсмерен алды. Үзәк мәйданга килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев тәбрикләде.
- Балалар - безнең киләчәгебез. Әти-әнигә баладан да кадерле, якын берни юк. Быел районыбыз мәктәпләрендә 3661 укучы белем алды, 47 бакчага 2103 бала йөрде. Каникуллар башлангач, 18 мәктәптә лагерь ачылды. Җәйге каникулда матур ял итеп, тагын да үсеп, чыныгып, яңа уку елына көч туплап килегез. Әти-әниләрегезне уңышларыгыз белән сөендереп торыгыз,- дигән теләкләр җиткерде.
Көтеп алган мизгелләр - асфальтка рәсем ясау башлануга, балалар җиң сызганып эшкә кереште. Монда иҗади киң мәйдан ачылып, бәхетле балачакның бөтен төсмерләре чагылыш тапты. Кулына акбур тота алган һәр бала үз рәсемен булдырырга тырышты. Асфальт тиз арада аллы-гөлле төсләргә күмелде. Китапханәче апалары һәр рәсемгә аерым әһәмият биреп, иң матур рәсем ясаучылар дип Булат Фазылов (12 яшь), Нәргизә Гасыймова (7 яшь), Айсинә Дәминова (12 яшь) танылдылар. Рәсем ясаган бер бала да бүләксез китмәде.
Сайтыбызның тугры дуслары хәтер­лидер, 20 апрельдән 25 майга кадәр Әдәбият елы уңаеннан Саба үзәк ки­тапханәсе "Саба таңнары" газетасы белән берлектә "Яраткан китап белән фото" бәйгесе игълан иткән иде. Нә­тиҗәләр "Яраткан китап", "Очраклы кадр", "Китапханәдә китап укыган вакыт", "Минем гаиләм һәм китап" номинацияләре буенча билгеләнде. Җиңүчеләрне район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин тәбрикләп, бүләкләр тапшырды. (Җиңүчеләр исемлеге белән сайтыбызда таныша аласыз).
Балалар хакына, аларның нәни күңелендә бу көн якты, матур истәлек булып саклансын өчен китапханә һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре барлык иҗади һәм сәнгати осталыкларын эшкә җиккәннәр: клоуннар, төрле әкият геройлары образына кергәннәр. "Балалар чын күңелдән бәйрәм итсен дип тырыштык, иң мөһиме - алар күңелендә якты тәэсирләр калдыру", - ди район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлсем Батырханова. Балаларның самими йөзләрен күргәннән соң бәйрәм белән ничек хозурлануларын сорап торасы да юк иде.. Күңел ачарга бөтен мөмкинлекләр дә бар биредә: туйганчы батутта сикер, "баллы мамык" белән сыйлан, әйләнгечтә әйлән...

Фотолар

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев