Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биргәннең битенә бакмыйлар

Букча кирәклеген беренче сентябрь җиткәч кенә искә төшерүче әти-әниләр дә бар икән. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәй­рия акциясе август ахы­рына кадәр дәвам итә. Уз­ган елларда уку елы баш­ланганда гариза би­рүче әти-әниләр дә булды. Алар, билгеле, тиешле бүләкне алды”, – дип белдерде кичә Премьер-министр урынбасары Ләй­лә Фазлыева Хөкүмәт йор­тында узган хәйрия акциясенә багышланган чарада.

Билгеле булганча, әлеге акция республикада 2007 елда уздырыла башлаган иде. Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, проект баштарак аз керемле, күп балалы гаиләләрне мәк­тәпкә хәстәрләргә булышуны күздә тоткан. Бүген инде проектның чикләре киңәйте­лә бара. “Республикада яшәү­че һәркем теләсә кайсы баланы мәктәпкә әзерләүдә катнаша ала. Хикмәт бит акчада түгел. Балаларның күзләре яну да җитә. Күршеңә, дус­тыңның гаиләсенә булышырга мөмкин”, – диде ул.


Башка еллардан аермалы буларак, быел Татарстан Министрлар Кабинетына 1 нче сыйныфка баручы укучыларны чакырганнар иде. Күп түгел, өчәү генә. Ләйлә Фазлыева бүләк итәсе букчаларны кулына алгач, “Шактый авырайган”, – дип куйды. Дө­рес, һөнәре буенча укытучы буларак, башта сабыйлардан мәктәпкә бару теләген сорашты. “Мин мәктәпкә барырга әзер. Моның өчен китаплар да укыдым инде”, – диде Белем көнен түземсез­лек белән көткән Адәм. Ә бу әсбаплар күпмегә җитә? Журналистлар шуның белән дә кызыксынды. “Альбом, төсле кәгазь, буяулар, каләм, карандашлар... 30ар юллы, шакмаклы дәфтәрләр. Кем ничек яза бит?! Эре итеп язсаң, озакка җитмәячәк. Ә менә башка әсбаплар ярты елга җитәчәк”, – диде Фазлыева. Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләргә нинди әсбаплар тутырырга кирәк­леге турында алдан күрсәтмә җибәргән.


– Аяк киемем, букчам юк дип, бер генә баланың да бәйрәм кәефе бозылырга тиеш түгел. Бер генә укучы да читтә калмаячак, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин. – Акциядә Мәга­риф һәм фән министрлыгы, район хакимияте вәкилләре, мәктәпләр дә катнаша. Белем йортлары укучыларның гаи­лә хәлен яхшы белә. Шуңа күрә аларга һәр баланың социаль хәлен исәпкә алу бурычы йөкләнгән.


Быел республикада 50 меңнән артык укучы беренче тапкыр мәктәпкә бара. Шуның 7,5 меңнән артыгына ярдәм күрсәтелә. Бүген яртысы бүләкне алган инде. Шулай ук меңнән артык 2-11 нче сыйныф укучыларына да булышканнар. Акция гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 1 нче сыйныфка баручы 170 мең сабыйга букча бүләк ителгән. Бигрәк тә КамАЗ, “Татэнерго”, “Татавтодор”, “Лениногорскнефть”, “Ак Барс” банкы, Саклык банкы, “Газ­пром-Казан”, Яшел Үзәндәге Горький исемендә­ге завод, Зәй шикәр заводы һәм башкалар актив катнаша икән. Депутатлар да бу эшкә үз өлешен кертә. Менә шулай тамчыдан күл җыела.


Әлеге акция кирәкме икән, диючеләр дә юк түгел. Янәсе, балалар, әти-әнинең мәктәпкә әзерләргә акчасы юк, дип кимсенергә мөмкин. Аларга бит моны әти-әниләре түгел, чит абый-апалары бирә. Биргәннең битенә карамыйлар. Аз керемле гаиләләрдәге әти-әниләр бүләккә бирелгән букчалар турында әнә шулай ди. Бу акция булмаса, нишләр идек, диючеләр дә күп. Хезмәт хакын тартып-сузып җиткерүче гаиләләр хәтта дәфтәр, каләм өчен дә сөенә. Чөнки бер баланы мәктәпкә әзерләү өчен 10-15 мең сум чамасы акча кирәк. Ә букчасы, аның янында спорт костюмы, аяк киеме иш янына куш була дигәндәй.


– Безгә бушлай букча бирүче булмады. Бүген ике балабыз мәктәптә укый. Берсе – студент. Артыннан соранып йөрмәдем. Ярдәм кирәк инде ул. Мәктәпкә әзерләү авырга туры килде, – ди Казанда яшәүче биш бала анасы Миләүшә Зәй­нул­лина.


Ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләргә баласы укыган мәктәпкә яки социаль яклау бүлегенә, район хакимия­тенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди белгечләр. Бу оч­ракта аларга ярдәм итмичә кала алмыйлар.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X