Биш кызга гомер биргән Зөлфия Мансур авыр хәлдә [+фото]
Берсеннән-берсе чибәр, талантлы биш кызга гомер биргән язучы, журналист Зөлфия Мансур-Ганиуллина авыр хәлдә хастаханәдә ята.
Бүгенге көн менә шундый күңелсез хәбәр китерде. Кичә герой-анага инсульт булган. "Инстаграм"да барлык кызлары да әниләре белән төшкән фотоны элде.
Зөлфия ханым "Акчарлак" укучыларын да үзенең матур язмалары, хикәяләре белән сөендереп тора. Әлеге хәбәр барыбызга да авыр тәэсир итте. Зөлфия апага чын күңелдән исәнлек телибез! Син көчле кеше, күпме авырлыклар алдында да баш имәдең, бирешмәдең. Бу көрәштә дә җиңеп чыгачагыңа ышанабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев