Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бишле”гә укыйм дип йөрмим дә...

Алтын медаль алуы җиңел булмаячак. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларны бүләкләү тәртибенә үзгәреш­ләр кертергә җыена. БДИны 70тән ким баллга тапшыручылар аннан мәхрүм калырга мөмкин. Мәгариф түрәләре киләчәктә медальсез калучылар саны ике тапкыр кимеячәк дип фаразлый. Яхшы укуның бәясе күпме тора?

Узган ел “Укудагы казанышлар өчен” бирелә торган Россия меда­ленә ия булучыларның 30 проценты белемен акламаган. Олимпиадада җиңүчеләрнең 40 проценты БДИдан чик баллны да җыя алмаган. Соңгы вакытта вузлардагы бюджет урыннарына эләгә алмаган балаларның әти-әниләре министр­лыкка еш мө­рәҗәгать итә башлаган. Чөнки укырга кергәндә медаль ия­ләренә, олимпиадаларда җиңү­челәргә өстенлек бирелә. Рос­сия­нең баш педагогы Ольга Васильева, һәр медальне тикше­рәчәкбез, дип белдергән иде.


Казанда узган утырышта Мәга­риф өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең идарә башлыгы Евгений Семченко да, медаль алучыларның саны ике тапкыр кимергә мөмкин, дип фаразлады. “Медальгә дәгъва кылу өчен БДИ нәтиҗәләре яхшы булырга тиеш. Әлегә хәлләр бик үк мактанырлык түгел. Бу илнең бөтен төбәк­ләренә дә хас. Монда Татарстанны мактап та, хурлап та булмый”, – диде Мәскәү кунагы.


Элеккеге мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның да медальләр турында сүз кузгатканы булды. “Медаль алу өчен БДИда уртача балл 75тән дә ким булмаска тиеш. Барлык фәннәр­дән “бишле”гә укыганнарның математика сынавында 40 балл да алмавы дөрес түгел бит инде! – диде ул. – Россия медале укучы­ның белемен гадел бәяләми. Аны 10-11 нче сыйныфта “5ле”гә укыганнар ала. Татарстан медале унбер ел буе яхшы укыган һәм имтиханны яхшы тапшырганнарга гына бирелә”. 

Узган ел республикада 1924 укучы Россия медале белән бүләк­ләнгән. Бу – укучыларның 13 проценты. Татарстан меда­ленә 462 кеше дәгъва кылса, нибары 299ы гына белемен аклаган. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт шәһәр­ләрендә медальгә лаек булучылар күбрәк булган.


Медальгә лаек булучылар әлеге яңалыкны ни дәрәҗәдә хуп­лый?


– Мин мәктәпне биш ел элек тәмамладым. Алтын медальне алуы күңелле. Әмма вузга укырга кер­гәндә бернинди өстенлек тә булмады. Математика сынавында 70тән кимрәк балл җыйдым. Башка фән­нәрдән югары иде. БДИны кирәкле әй­бер түгел дип саныйм. Билет алып, укытучыга сөйләү белемне күбрәк ачыкларга ярдәм итә. Яхшы укымаганнар да, югары балл туплап, вузларга укырга керде. БДИ ул – бәхет эше, – ди икътисад белгечлеген үзләш­терүче Алия Зарипова.


КФУның өченче курс студенты Лилия Әхмәтгалиева мәктәптә “5ле”гә генә укыган. Имтихан нә­тиҗәләре дә яхшы булган. Әмма фәлән кадәр балл җыярга кирәк дигән яңалыкны хупламый. “Яхшы укыган укучылар да имтиханда каушап кала. Үзем дә күрдем андыйларны. Белгәнемне дә оны­тып бетердем, диделәр. Сынауда 70 балл җыю җиңел түгел”, – ди ул. 
“Имтиханда 75 балл туплый алмаганнарга “отличник” исемен йөр­тәсе дә юк. Дөрес, кайбер укучылар гуманитар яки техник фән­нәрне тартып бетермәскә мөмкин. Әмма 99 проценты яхшы балларга тапшыра ала дип саныйм. 50-60 балл да җыя алмаганнарга медаль бирмәскә ки­рәк”, – ди Кама Тамагы райо­нының кадетлар мәктәбе директоры Илшат Гомәров.


Медальләрнең кыйммәте бө­тенләй югалып бетмәдеме? “Бетте дип әйтеп булмый. Соңгы елларда вузларга кергәндә медаль алучыларга ярдәм итә башладылар. Техник вузларда – 10, гуманитар уку йортларында 5 баллга кадәр өс­тәлә. Көллият­ләргә андыйлар имтихансыз гына үтә. Ике бала бер үк балл җый­ганда өстенлек медаль иясенә бирелә. Медалең булып та, БДИ нәтиҗәсе начар булу дөрес түгел. Яхшымы-яманмы, илдә бу имтихан кертелгән бит инде”, – ди КФУның укыту һәм тәрбия кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Әнвәр Хуҗиәх­мәтов.


Күптән түгел БДИга багышланган брифингта да журналистлар медальләр турында сорашты. “Укучыларыбыз күп очракта үз белемен аклый. Быел да нә­тиҗәләр күңелне төшермәс дип уйлыйбыз. Кайсы мәктәп­ләрдә укучыларның белеме акланмавын уку елы ахырында җитке­рербез”, – диде Татарстан мәга­риф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һа­диул­лин.

Фото: https://pixabay.com | Alexandr33

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X