Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бию укытучысы 8 яшьлек укучыны мыскыл итүдә гаепләнә

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан 45 яшьлек Владимир Соколовка карата кузгаҗылган җинаять эшен ачыклау дәвам итә. Ул РФ Җинаять кодексының 132 нче маддәсе 4 нче бүлек "б" пункты (14 яше тулмаган кешегә карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылу) буенча гаепләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, 19 майда Соколов үзе...

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан 45 яшьлек Владимир Соколовка карата кузгаҗылган җинаять эшен ачыклау дәвам итә. Ул РФ Җинаять кодексының 132 нче маддәсе 4 нче бүлек "б" пункты (14 яше тулмаган кешегә карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылу) буенча гаепләнелә.

Тикшерү фаразлары буенча, 19 майда Соколов үзе биюгә өйрәткән Казандагы бер мәктәптә 8 яшьлек кызны тезенә утырта һәм аңа карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кыла.

Ир-ат гаебен танымаган. Тикшерү органнары үтенече буенча, ул сак астына алынды.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев