Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәхетле булу өчен ничек сөйләшергә кирәк?

Сүзнең көче бик зур. Безнең тарафтан әйтелгән һәр сүз тормышыбызны үзгәртергә сәләтле. Үзебезнекен дә, сүзебез адресланган кешенекен дә. Сүзләр алар – уебыз­ның киеме. Уйлар исә материальләшә ала. Кыскасы, ничек сөйлибез – шулай яшибез. Психолог Ләлә БӘҺРАМШИНА белән әңгәмәбез дә шул хакта.

– Кеше сүзне тик торганнан гына әйтеп куймый бит. Ул гап-гади авазлар җыелмасы гына түгел. Аны әйткәндә, кеше нәрсәдер уйлый да. Россия галимнәре сүзнең көчен арттыра торган махсус прибор белән тәҗрибә үткәреп караган. Арабидопсис дигән үсемлекнең орлыкларын алып, аларга каргыш сүзләре әйтеп торганнар.

Нәтиҗәдә, үсемлекнең ДНК чылбыры һәм хромосомалары өзелгән, геннары чуалып беткән. Күп кенә орлык шытып чыга алмаган, үсеп киткәннәре дә ­зәгыйфь буын калдырган. Ләгънәт сүзләренең кычкырып та, пышылдап әйтелгәне дә бер үк нәтиҗә биргән.

Үсемлеккә тавышның көче түгел, ә әйтелгән сүзнең мәгънәсе тәэсир иткән. Шуннан галимнәр яхшы сүзнең тәэсирен сынап караган. Яхшы теләкләр теләп утырткан орлыклар, ягымлы сүзләр әйтеп үстергәч, бердәм шытып чыгып, үсеп киткән. Ә үсемлектән алып кешеләргә кадәр булган бөтен тереклек иясенең генетик аппараты бер үк законнар буенча эшли. Суның тылсымы турындагы тәҗрибәне дә ишетеп беләбез. Япон галиме Эмото Масару яхшы сүзләр әйтү нәтиҗәсендә суның кристаллары бик матур сурәт барлыкка китерүен, ә начар сүзләрдән соң, киресенчә, ямьсез рә­вешкә керүләрен исбатлаган. Сүз тәэсирендә аның да структурасын үзгәртеп була икән. Ә кеше организмы 70-80 процентка судан тора. Сүз ярдәмендә судагы крис­таллар үзгәргәч, аның безгә дә тәэсире шундый ук. Без сүзләр белән, дөресрәге, сүзләр арасында яшибез. Кеше белән сүзнең үзе түгел, ә аның артында торган мәгъ­нә-образ идарә итә. Аны күңелебездәге эчке тавыш дип тә, тоемлау дип тә әйтергә буладыр. Сүзнең ул адресланган кешегә түгел, ә аны әйтүчегә тәэсире зуррак. Аларның икесенең дә энергетикасы үзгәрә.

Төгәлрәге, энергетик кырлары тишелә, шуннан организмда баланс югала. Ул авыру да китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да кемгә дә булса нәрсәдер әйткәндә, үзең турында да уйларга кирәк. Аңардан син үзең дә зыян күрәчәксең бит. Тормыштан канәгать булган кеше беркайчан да авыр, начар сүзләр әйтми. Ул тормышының уңай якларын гына күрә белә, шуңа сөенеп, канәгать булып яши, бик сирәк зарлана. Начарлык кына күргән кешегә бөтен нәрсә начар күренә һәм ул шул ачуга чыдаша алмый, башкаларга да төкерекләрен чәчә, – дип сөйли Ләлә Бәһрамшина.

– Күбебез «исәнлегем юк», «акча миндә тормый да», «минем көчемнән килә торган эш түгел», «барысы да минем җилкәдә утыра» ише зарланулы сүзләр әйтергә яратабыз. Аларны әйтеп, үзебезгә ниндидер команда бирәбез булып чыгамы?

– Үзебезне шулай программалаштырабыз. Кайда игътибар – шунда энергия. Кая энергия бирелгән – шунда нәтиҗә. Тормы­шыбыз шулай бара булып чыга. Акчам юк диясе урында «акчам күп булуын телим» яки «миңа акча күп һәм еш килә» дип кабатлагыз. Негатив сүзгә энергия­ңне куясың икән, син аңа инвестиция керттең дигән сүз. Кешенең телендә һәрчак «мин булдырам», «мин уйлаган тормышка ашачак», «минем моңа көчем җитәчәк» кебек җөмләләр булса яхшырак. Берәр эш башлар алдыннан «мин аны булдырачакмын» дисәгез, сез инде үзегезгә программа биргән булып чыгасыз.

– Яшерен-батырын түгел, адәм баласының теленнән каргыш сүзләре дә ычкынгалый. Аларның тәэсире турында да әйтегез әле.

– Аларның тәэсире тагын да көчлерәк. Каргыш сүзләре әйтеп, сез кешенең күңел тынычлыгын аласыз. Аның тормышына кысыласыз булып чыга. Бу биг­рәк тә ата-аналарга карый. Ачудан бик каты ярсып әйтелгән каргыш сүзләре баланың тормышына бик нык тәэсир итә. Ул аның энергетик балансын боза. Әни кеше белән бала арасында ниндидер көчле бәйләнеш бар. Алар бер-беренең энергетик дәвамчысы булып тора. Каргыш сүзе балага гына түгел, нәселенә дә барып җитә. Ул теләсә нинди салкын коралдан да көчлерәк. Ата-­аналарның тагын бер ялгышы – алар баланы «син «икеле» капчыгы», «синнән беркем чыкмый», «сәләтсез» кебек сүзләр әйтеп ачулана. Боларны гел кабатлап торгач, ул бала хәтеренә кереп кала һәм үз-­үзенә ышанычын киметә. Ул берәр эшкә тотыныр алдыннан шул сүзләрне искә төшерә, булдырып чыгармынмы икән дигән шикле уйлар барлыкка килә. Бу программа белән аларга көрәшергә авыр була. Бик кирәкле вакытта баланы ул юлдан тайпылдырырга мөмкин. Балагызга, син ничәле алсаң да, без сине барыбер яратабыз, гел уңышлар гына елмаймый, җиңелүләр дә була, ялгышулар була, икенче юлы хаталарыңны төзәтерсең, кебегрәк җөмләләр әйтегез. Сер түгел, әни кеше, нәрсәгә таптым мин сине, дип тә ычкындырырга мөмкин. Моны ишетеп, сабый үзен дөньяга кирәксез итеп хис итә. Бүгеннән үк, хәзердән үк позитив сүзләр әйтергә, позитив уйларга өйрәнегез. Үзгәртегез тормышыгызны. Аның яхшы якка үзгәргәнен үзегез дә сизәрсез.

– Мондый нәтиҗәгә ире­шү өчен, берәр практик киңәш тә бирә алмыйсызмы?

– Шәмәхә беләзек киегез һәм 21 көн эчендә үзгәрәсез дә куя­сыз, әмма моның өчен бик тырышырга кирәк. Уилл Боуэн үзенең «Мир без жалоб» китабында кулга шәмәхә төстәге беләзек киеп, 21 көн буе бер генә дә гайбәт, ­тәнкыйть сүзе, кешеләрне рәнҗетә, хәтерен калдыра торган начар сүзләр әйтмәскә, ачуланмаска, зарланмаска куша. Әгәр дә бер генә «ярамаган» сүз әйтә калсаң да, беләзекне икенче кулга киеп, тагын 21 көн йөрисе була. Бер караганда, бик җайлы кебек. Икенче караганда, моннан да авыр әйбер юк. Нәтиҗәсе искиткеч – үзеңне контрольдә тотарга өйрәнәсең. Уилл Боуэнга телен, уйларын «тәртипкә китерү» өчен өч ай кирәк булган. Аның фикеренчә, кешеләр – негатив сүзләр, уйлар корбаны. Алар үз тормыш­ларын үзләре җимерә, шулай яшәүләрен дәвам итә.

– Ә ни өчен нәкъ менә шәмәхә төс?

 

– Ул төс тормышка мәхәббәтне, татулык, тынычлыкны символлаштыра. Шәмәхә урынына башка төстәге беләзекне дә сайларга була. Иң мөһиме: сезнең үзгәрер­гә омтылуыгыз, ә артка чигенү юк.

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имам хатибы:

– Кешенең һәрбер әйткән сүзе дога булып тора. Акча юк, акча җитми дип әйтү Аллаһы Тәгаләгә дога булып бара. Ул аны шулай кабул итә. Аллаһы Тәгалә, минем турында яхшы уйлагыз, ди. Аллаһ турында дигәнне тормыш турында дип аңларга кирәк. Тормыш турында яхшы уйда-сүздә булу, проб­лемалар булганда, барысы да уңай хәл ителер, хәерлегә булыр дип уйлау, киләчәккә өмет белән карау кирәк. Гел начарга юрап йөрсәң, инде Аллаһы Тәгалә турында да начар уйда буласың дигән сүз. Минем колым минем турында ничек уйласа, шулай булырмын, ди Ул.


2500 сүзнең  тылсымлы тәэсире

Россия галимнәре кызыклы гына тәҗрибә үткәреп караган. Тормыш­лары барып чыкмаган бер төркем кешене (исерекләр, наркоманнар) җыеп, бик озаклап сөйләштергәннәр. Уртача алганда, алар тәүлегенә 5 мең сүз әйткән. Шуның 4950се негатив формада булган. Шуннан тикшерүчеләр студентларны җыйган. Алар авызыннан әйтелгән 4500 сүз тискәре эмоция­ләрне белдергән. Соңыннан галимнәр уңышларга ирешкән, абруйлары булган кешеләрне чакырган. Алар әйткән 5 мең сүзнең 2500е генә негатив булган.
Уңышка ирешүнең сере – матур итеп сөйләшүдә һәм уйлауда.

Кыямәт көнендә иң күп гөнаһлы кешеләр – мәгънәсе юк сүзләрне күп сөйләүчеләр.
(Хәдис)

Сүздән дә көчле бер әйбер дә юк.
Менандр

Сүз – кеше көченең полководецы.
В.В. Маяковский

Сүз белән үлене дә терелтеп була.
 А.Навои

Тел – иң куркыныч корал.
Кальдерон де ла Барка

 

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев