9 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Зур фаҗига: Ижауда тугыз катлы йорт җимерелгән (ВИДЕО)
Удмуртиянең башкаласы Ижауда тугыз катлы йорт җимерелгән.
-
Татарстанда бер егет дүртенче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп исән кала
Гадәттән тыш хәл Лаеш техник-икътисад техникумы тулай торагында килеп чыккан.
-
Мәрхүм журналист Алсу Хәсәнованың ире: “Алсу бала табарга теләде. Төшемдә аны бәхетле әни итеп күрдем"
Фото: Фотолар Ләвәнт Булут архивыннан Журналист Алсу Хәсәнованың безнең арадан китүенә апрель аенда өч ел булачак. Аның кинәт вафатын якыннары, хезмәттәшләре генә түгел, аны белгән, язмаларын укыган җәмәгатьчелек тә авыр кичерде. Ире Ләвәнт Булутка исә икеләтә авыр. Матур уй-хыяллар белән бәхетле башланган тормышлары кинәт чәлпәрәмә килде.
-
2020 елда халык саны алу көне билгеле булды
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2020 елда Бөтенроссия халык санын исәпкә алуның вакытын билгеләү турындагы боерыкны имзалады.
-
Казанда банкоматлардан акча урлау белән шөгыльләнгән төркемне тоткарлаганнар
Алар Казан банкоматларыннан 6 миллион сум акча урлаган.
-
Бәхетле булу өчен ничек сөйләшергә кирәк?
Сүзнең көче бик зур. Безнең тарафтан әйтелгән һәр сүз тормышыбызны үзгәртергә сәләтле. Үзебезнекен дә, сүзебез адресланган кешенекен дә. Сүзләр алар – уебызның киеме. Уйлар исә материальләшә ала. Кыскасы, ничек сөйлибез – шулай яшибез. Психолог Ләлә БӘҺРАМШИНА белән әңгәмәбез дә шул хакта.
-
1 январдан 14 яшьтән кечерәк балаларга социаль челтәрләргә керү тыелачак
14 яшьтән кечерәк балаларга социаль челтәрләргә керүне тыю турында канун Думага кертелде.
-
Бензинны – машинага, ә чекны кесәңә салырга кирәк
Татарстанда 23 октябрьдән мотор ягулыгы сыйфатын тикшерү айлыгы бара. Мондый акция 2005 елдан бирле даими рәвештә оештырыла.
-
Татарстанда урыны белән томан көтелә
9 ноябрь кичке уннан 10 ноябрь кичке алтыга кадәр һава шартларының бозылуы көтелә.
-
Сак булыгыз, мошенниклар!
Мошенниклык гамәлләре турында даими искәртеп торуга карамастан, алар кармагына эләгүчеләр һаман очрап тора.
-
Казанда чит ил машинасы җәяүлеләр юлында 15 яшьлек кызны бәрдергән
Юл һәлакәте «Урта Кабан» җәмәгать транспорты тукталышы каршында килеп чыккан.
-
«Син егет кеше, мин балалы хатын, үзеңә тиңне табарсың, мине гафу ит»
…Унсигез-унтугыз яшьлек самими, рәхәт чагыбыз. Язгы матур кич. Туганнан туганым, аның сөйгән кызы һәм иптәш егете, мин – барыбыз бергә клубтан чыктык та, авыл башындагы кечкенә бакчага юнәлдек.
-
Коръәнне татарчага тәрҗемә итәргә кирәкме, юкмы? (Сорау-җавап)
“Коръәнне тәрҗемә итәргә ярамый, балаларны гарәпчә өйрәтергә кирәк. Шул чакта гына алар изге китапны дөрес ите укый алачак, - дигән фикер ишеткәнем бар. Чыннанда Коръән китабын тәрҗемә иткәндә төгәлсезлекләр килеп чыкмыймы икән? Асыл мәгънәсе югалмыймы? Шул соравыма җавап эзли идем”, - дип яза Яшел Үзән районыннан Рөстәм Гыйльфанов.
-
Татарстан Президенты Казанның Мәскәү районында яңа күпфункцияле үзәк ачты
Яңа үзәктә халыкка 100дән артык федераль, төбәк һәм муниципаль хезмәт күрсәтеләчәк.
-
Әнвәр Насыйбуллин 40 ел бергә яшәгән хатынына карета бүләк иткән
Нурлат районының Чулпан авылында яшәүче Әнвәр абый белән Наилә апаның бергә гомер итүенә кырык ел булган. Әнвәр абый хатынына бүләккә дип чып-чын карета ясаган.