Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз, мошенниклар!

Мошенниклык гамәлләре турында даими искәртеп торуга карамастан, алар кармагына эләгүчеләр һаман очрап тора.

Соңгы вакытта алдакчылар ятьмәсенә Интернет челтәре аша эләгүчеләр саны арткан. Гадәттә, мошенниклар бушлай белдерү бирү мөмкин булган сайтлар аша акча үзләштерәләр. Әйтик, күптән түгел генә Теләчедә яшәүче хатын-кыз “Авито” сайтына реклама урнаштырган була. Кырыкалдарлар, аңа шалтыратып, банк картасы счетына акча күчерәбез дип, банкка килергә, терминалга банк картасын кертергә кушалар. Һәм мобиль банк аша әлеге ханымның икенче банк картасындагы зур суммадагы акчасын урлыйлар. Бу мошенникның гамәле буенча җинаять эше кузгатылды, тикшерү эшләре бара.

Теләче районында яшәүче берәүгә кырыкалдарлар Интернет аша дустының контакттагы битенә кереп, акча сорап яза. Дусты ярдәм кулы сузам дип күрсәтелгән банк картасы счетына зур күләмдә акча күчерә. Бу уңайдан укучыларыбызга тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итәсебез килә – уяу булыгыз. Бу турыда социаль челтәрдә аралашучы дусларыгыз һәм туганнарыгыз белән фикер алышыгыз. Әгәр мошенниклар сезнең почтага керә алсалар, алар нәкъ бу кешеләргә язачаклар. Алар сезнең аралашу стилен бик җиңел генә күчереп ала, безнең газета укучыларыбыз белән булган очракларда да нәкъ шулай эшләгәннәр. Акча сорау үтенеченә ничек тәэсир итәргә икәнлеге турында алдан ук килешергә кирәк. Мәсәлән, шәхси мәгълүматлар яки хәлләр белән кызыксынырга кирәк, билгеле, алар турында чит кеше белә алмый. Акча турындагы үтенеч, бигрәк тә аралашмаган кешедән килгән үтенеч, сезне шикләндерергә тиеш! Райондашларыбызга интернет аша тәкъдим иткән арзан товарга кызыкмаска, таныш түгел кешеләр тарафыннан әйтелгән һәр мәгълүматны ныклап тикшерергә, билгесез кешеләр күрсәтмәсе буенча акча күчермәскә киңәш итәбез. Андый чакта 02 яисә 2-00-02 номерлары буенча полициягә шалтыратырга да була.

Район полиция бүлеге

 

http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев