Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда чит ил машинасы җәяүлеләр юлында 15 яшьлек кызны бәрдергән

Юл һәлакәте «Урта Кабан» җәмәгать транспорты тукталышы каршында килеп чыккан.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасы 15 яшьлек мәктәп укучысын бәрдергән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә «Дэу Джентра» автомобилен йөртүче 44 яшьлек ир-ат «Урта Кабан» җәмәгать транспорты тукталышы каршында светофорның кызыл утына чыккан һәм җәяүлеләр юлында 15 яшьлек кызны бәрдергән.

Юл һәлакәте аркасында кызның балтыр сөяге сынган. Зыян күрүче хастаханәгә озатылган.

 

http://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев