Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әнвәр Насыйбуллин 40 ел бергә яшәгән хатынына карета бүләк иткән

Нурлат районының Чулпан авылында яшәүче Әнвәр абый белән Наилә апаның бергә гомер итүенә кырык ел булган. Әнвәр абый хатынына бүләккә дип чып-чын карета ясаган.

– Элек каретада патшабикәләр генә йөргән, минем дә хатынымны, соңрак булса да, Золушка әкиятендәге кебек каретага утыртып йөрисем килде. Пенсиягә чыккач, вакыт та иркен. Кырык бер ел машина йөрттем. Сөт тә, колхоз техникасына запас частьләр дә, бензин да ташыдым. Каретамны атка да, машинага да тагып йөрерлек итеп эшләдем, – дип сөйләде ул безгә.

Каретаны кул остасы тимердән эшләгән, тәрәзәләре пластиктан. Алдында кучер өчен урындыгы да бар. Алты кеше сыярлык каретаның эченә иске “Ока” машинасының утыргычларын урнаштырган. Ул утыргычлар бик йомшак, ди Әнвәр абый. Шунда ук өстәл дә тора. Аңа матур шәмдәлләр утыртып куйган, каз каурыен да куярга онытмаган. Кызыл төстәге чуклы пәрдәләр, янып-сүнеп торган утлар белән дә бизәгән. Янгырдан күгәрмәсен дип, каретаны өч тапкыр ак төстәге машина буявы белән буяган ул. Бизәкләрен алтын төсле иткән.  

– Каретаны ясарга өч ай вакыт китте. Материалларны алырга 35 мең сумлап акча тотылды. Акча була да бетә, ә мондый матурлык истәлек булып кала, – ди ул.

Карета турында район халкы да ишетеп белә. Шушы көннәрдә генә дә туйларын үткәрүче берничә пар шушы каретага утырып фотога төшәр өчен Чулпан авылына килеп киткән.

 

Бүләк Наилә апаның да күңеленә хуш килгән.
– Әнвәр белән бик тату яшәдек. Өч бала тәрбияләп үстердек, дүрт оныгыбыз бар. Әтиебез тегә дә, матур итеп рәсем дә ясый белә. Үзенә, кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, хәрби киемнәр, Ленинныкына охшаган костюмнар тегә. Ленин дигәннән, күзен йомган килеш Ленин портретын да ясый әле ул. Нинди генә эшкә тотынса да, булдырып чыга. Аның фантазиясенә исең китәрлек. Аның кулыннан ясалган бер генә әйбер дә кешенекенә охшамаган, – ди ул.

Әнвәр абый, Җиңүнең 70 еллыгына, авыл уртасында парк та ясап куйган. Анда махсус күл казыткан, агачтан беседка, эскәмия, таганнар ясаган. Җиңү паркы пушкасыз, очкычсыз буламыни инде. Аларын да эшләп куйган ул.

Ишегалдында пульт белән идарә итеп була торган зур эт оясы да тора. Капка төпләренә балалар өчен таганнар эшләгән. Әнвәр абый эш коралларын да үзе ясый.
Яңа ел алдыннан, авылга бәйрәм төсен кертер өчен, кул остасы икешәр метр озынлыктагы Кыш бабай белән Кар кызын да ясап куя икән.

– Мин боларны кемнәндер рәхмәт, мактау сүзләре ишетер өчен түгел, күңелем кушканга эшлим. Үземә дә, авылдашларга да күңелле. Яратып эшләгән эш куаныч китерә, – ди Әнвәр абый.

Нурлат, Чулпан

 

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев