Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты Казанның Мәскәү районында яңа күпфункцияле үзәк ачты

Яңа үзәктә халыкка 100дән артык федераль, төбәк һәм муниципаль хезмәт күрсәтеләчәк.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәскәү районында яңа күпфункцияле үзәк ачты. Чарада шулай ук ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

«Без бүген яңа филиал ачабыз. Биредә халыкка 100дән артык федераль, төбәк һәм муниципаль хезмәт күрсәтеләчәк. Бу – бик кирәкле структура. Кешеләргә сыйфатлы, профессиональ хезмәт күрсәтелсен, бернинди чиратлар булмасын өчен, без шәһәр һәм республика ярдәмендә барысын да эшләячәкбез. Бу - хакимияткә карата уңай мөнәсәбәт формалаштырачак, кече һәм урта бизнеска ярдәм итәчәк», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов күпфункцияле үзәк җитәкчелегенә.

«Салават күпере» микрорайоны да безгә кушылганлыктан, соңгы вакытта Гагарин урамындагы күпфункцияле үзәктә халыкка уңайсыз була башлаган иде, аларга чиратта озак утырырга туры килде. Бу - социаль әһәмияткә ия объект, ул безгә һава кебек кирәк иде», - диде яңа күпфункцияле үзәкнең бүлек башлыгы Елена Ульянова.

Рөстәм Миңнеханов үзе яңа күпфункцияле үзәкнең эшен сынап карады һәм аның беренче клиенты булды.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев