Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2020 елда халык саны алу көне билгеле булды

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2020 елда Бөтенроссия халык санын исәпкә алуның вакытын билгеләү турындагы боерыкны имзалады.

Бу документта шулай ук сынау максатыннан 2018 елда уздырылачак исәпкә алуның да вакыты турында әйтелә, дип хәбәр итә Татар-информ.

 

“2018 елның 1-31 октябрендә сынау рәвешендә халык санын исәпкә алу уздырыла. Бөтенроссия халык санын исәпкә алу – 2020 елның 1-31 октябрендә”, – диелә премьер-министр имзалаган документта. Әлеге документтан аңлашылганча, алдан уздырылачак халык саны алу 550 мең кешене колачлаячак.

Сүз уңаеннан, соңгы тапкыр Бөтенроссия халык санын исәпкә алу 2010 елның 14-25 октябрендә узган иде. Ул вакытта Россиядә яшәүче 142,9 миллионлап кеше исәпкә алынды. Бу 2002 елгы исәпкә алу вакыты белән чагыштырганда 2,3 миллионга кимрәк.

 

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев