Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда банкоматлардан акча урлау белән шөгыльләнгән төркемне тоткарлаганнар

Алар Казан банкоматларыннан 6 миллион сум акча урлаган.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда полиция хезмәткәрләре банкоматлардан акча урлау белән шөгыльләнгән Мари Эл кешеләрен тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ТР Эчке эшләр министрлыгының оператив эшчәнлек буенча полиция башлыгы урынбасары Павел Серов хәбәр итте.

«Алар безнең төбәкне сайлаган һәм Казан банкоматларыннан 6 миллион сум акча урлаган. Без тиешле чаралар күрдек һәм җинаятьчеләрнең эзенә төштек. Алар Мари Эл кешеләре булып чыкты», - дип искәртте Павел Серов.

Серов хәбәр иткәнчә, ике кеше кулга алынган, тагын берсе – өй арестында. Банкоматлардан урлаган барлык акчаны да диярлек кире кайтарганнар.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев