Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БӘЛКИ БЫЕЛ ОТАРСЫЗ

Хөрмәтле райондашларыбыз! Менә инде 11нче ел «ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте үз укучылары арасында «Язылган өчен телевизор» акциясе уздыра.

Аны оту бәхетен  сынап  карау  өчен абунә кампаниясе  чорында  2019 елның икенче  яртысына (тулы  6 айга)  “ТАТМЕДИА” нәшер иткән кимендә өч газета-журналга  язылырга   һәм  квитанцияләрне, «Акция» тамгасы  куеп, телефон номерын    күрсәтеп, почта аша  (420066, г.Казань, ул.Декабристов, д.2)  адресына  яки  электрон юл белән (podpiska@tatmedia.ru)  җибәрергә   кирәк.  Унынчы акциядә телевизор Апас кешесенә киткән иде. Быел бәлки 30 меңлек бүләк иясе Сабада  яшидер.  Шулай ук  иттарткыч, мультиварка, блендер, юрган да (анысы 12 данә) чыгып куюы бар. “ТАТМЕДИА” басмалары һәм акциянең тулырак шартлары белән www.tatmedia.ru. сайтында танышырга була.

Фото: tatar-inform/Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X