Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Болгар ислам академиясе ректоры: Яңа Мәрҗаниләр булыр дип мин бик нык ышанам

10-11 сентябрьдә Болгар ислам академиясендә Россиядә беренче тапкыр ислам фәннәре буенча докторлык диссертациясен якладылар.

Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов “Татар-информ” хәбәрчесенә ислам дөньясында Шиһабетдин Мәрҗани дәрәҗәсендә танылган шәхесләр Татарстанда да булачак дип белдерде.

“Безнең бер студентыбызның эше дә Ш.Мәрҗани хезмәтенә багышлана. Әлбәттә, шушы егерме ел эчендә яңа Мәрҗаниләр туар дип көтәргә туры килми, тик бу юлда бик зур эш алып барыла. Кем белә бит, безнең күпчелек докторантларыбыз да яңа Мәрҗаниләр булыр дип мин бик нык ышанам”, - диде ул.

  • 10-11 сентябрьдә Болгар ислам академиясендә Россиядә беренче тапкыр ислам фәннәре буенча докторлык диссертациясен якладылар. Яклаучыларның дүртесе Татарстаннан, берсе Дагыстаннан, тагын берсе Үзбәкстаннан. Хезмәтләрнең күбесе татарларның һәм Төньяк Кавказ дин әһелләренең мирасларын өйрәнүгә багышланган.

“Һәрвакытта да уку йортының дипломын тану проблемасы була. Диплом укытырга мөмкинлек бирәме, юкмы икәне уку йортының абруена карый. Мин безнең диссертация яклаучы студентларыбыз киләчәктә бөтен дөнья буйлап укыту мөмкинлеген алыр дип ышанам”, - диде Данияр Абдрахманов.

  • Шиһабетдин Мәрҗанинең гарәп телен камил дәрәҗәдә белгән, аның хезмәтләре гарәп телендә. Болгар ислам академиясендә диссертация яклаучыларның бишесе хезмәтләрен гарәп телендә, берсе рус телендә яклады.

“Әлбәттә, хезмәтләр кайсы телдә дә якланырга хокуклы. Гарәп теле – ислам теле, ләкин без билгеле бер Россия мөселманнарына якын булган проблематика булуын аңларга тиеш. Шуңа күрә, рус телендә дә диссертация яклау мөмкин”, - диде Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов. 

Фото: архив/Владимир Васильев

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев