Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Болгарда ясалма җылытыла торган комлык булачак

Татарстан Хөкүмәте “Кол Гали” кунакханәсе янындагы яр буен төзекләндерү өчен 123 млн сум бүлеп бирәчәк.

Болгарда ясалма җылытыла торган комлык булачак. Татарстан баш инвестицион төзелеш идарәсе Дәүләт сатып алулары сайтында “Кол Гали” кунакханәсе янындагы яр буен төзекләндерү эшләренә тендер урнаштырды.

Бүлеп бирелгән акчаның күп өлеше бассейн кую, амфитеатр төзелеше һәм отельнең spa-комплексында җылы комлык булдыру өчен сарыф ителәчәк.

Кайнар су торбалары сузу аркасында, урамда 15 градус җылы булганда, ясалма комлыкта температура 26 градус тәшкил итәчәк.

Подрядчы сайлау буенча аукцион 22 октябрьдә узачак. Бу эшләр 2019 елның 30 июненә кадәр төгәлләнергә тиеш.

Шул ук тендер буенча Яшел Үзән районы Октябрь бистәсендә Җиңү паркы төзелешенә (14 млн сум) һәм Апаста Сабантуй үткәрү өчен инфраструктура (15 млн сум) булдыруга да бүлеп биреләчәк.

Фото: https://pixabay.com | PublicDomainPictures

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев