Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Болгардагы халыкара форумга Англия, Сирия, Европа илләреннән кунаклар киләчәк

“Россия мөселманнарының дини мирасы” форумына 400дән артык катнашучы һәм 150 студент килер дип көтелә.

Быел “Россия мөселманнарының дини мирасы” форумында Россия, Англия, Сирия, Европа һәм БДБ илләреннән 400гә якын катнашучы көтелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов сөйләде.

“Быел без 400гә якын кешене кабул итәргә планлаштырабыз”, - дип әйтте Данияр Абдрахманов.

Болгар ислам академиясенең уку-укыту эшләре буенча проректоры Алексей Петров сүзләренчә, дини тәгълиматны өйрәнү өчен 150 студент киләчәк. “Узган ел Болгарда дини укуларда йөзә якын кеше булды. Катнашучылар Сирия, Иордания, Финляндиядән килә, берсе Англиядән, Россиядән һәм БДБ илләреннән килүчеләр булачак”, - диде ул.

Форум барышында дүрт фәнни-гамәли конференция узачак: “Дини мирасны традицияләре һәм аны яңарту”, “Ислам һәм җәмгыять: региональ аспект”, өченче тапкыр узучы Ш.Мәрҗани исемендәге “Глобальләшү чорында дини карарлар эзләү” укулары, “Россия һәм чит илләрдә мөселман яшьләренең гражданлык тәңгәллеген формалаштыру”.

  • 13-19 октябрьдә Болгар ислам академиясендә “Россия мөселманнарының дини мирасы” I Халыкара форумы узачак. Чара Россия мөселман халыкларының традицион рухи кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча галимнәр һәм экспертларның, җәмәгать һәм дин әһелләренең көчләрен берләштерүгә юнәлдерелгән.

Форумда катнашучылар Россия ислам дине тәгълиматын һәм ислам мәгарифен үстерү, хәзерге Россия Федерациясе шартларында мәдәни-цивилизацион һәм динара диалогны ныгыту, дөнья күләмендә глобальләшү мәсьәләләрен караячак.

Фото: Рамиль Гали/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев